Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 йоктыручыларның рәсми саны бер миллионнан артты


Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Русиядә тагын 4729 кешедә яңа төр коронавирус расланган.

Русиядә COVID-19 вирусы йогу очраклары бер миллионнан артты. Стопкоронавирус.рф сайты китергән мәгълүматка караганда, 1 сентябрьгә илдә коронавирус йоктыруны 1 000 048 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә тагын 4729 кешедә вирус табылган. 167 044 кеше авырудан дәвалануын дәвам итә, 815 705 кеше вирустан арынган дигән саннар китерелә. Эпидемия дәвамында барлыгы 17 299 кеше үлгән, узган тәүлектә 123 үлем булуы әйтелә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 27 кешенең коронавирус эләктергәне ачыкланган, 1146 кеше авырудан дәвалана диелә. 34 кеше үлгән. Татарстан оператив штабы алып бара торган статистикада 61 кешенең үлгәне күрсәтелә.

Башкортстанда 890 кеше коронавирустан дәвалана, барлыгы 29 кеше үлгән диелә. Узган тәүлектә тагын 30 кешедә COVID-19 табылган.

XS
SM
MD
LG