Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнехановның Путиннан фатиха алып сайлауга баруы зур хата"


Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Путинның онлайн сөйләшүе

Административ ресурс, суверенитетны сату һәм Мәскәүгә каршы тору – федераль экспертлар Татарстанда узучы президент сайлау турында Азатлык сорауларына җавап бирде.

11-13 сентябрьдә Татарстанда президент сайлавы үтә. 2015 елда узган сайлауда Рөстәм Миңнехановның 94 процент тавыш җыеп икенче мөддәткә калуы игълан ителде. Моны рәсмиләр халыкның хуплавы дип аңлатса, белгечләр административ ысуллар куллану нәтиҗәсе дип атады. Бу атна азагында узучы сайлаудан нәрсә көтәргә кирәк? Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан президенты сайлавы ничек күренә? Республикада административ ресурс ни кадәр көчле? Узган сайлауда Рөстәм Миңнехановның 94 процент тавыш җыюы ни өчен кирәк иде? Бу кабатланырга мөмкинме? Азатлыкның әлеге сорауларына сәяси технолог, сәясәтче Константин Калачев, журналист һәм сәясәт белгече Максим Шевченко, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Николай Сванидзе җавап бирде.

“Татарстанда сәяси сулыш алу авыр, административ ресурс”

Сәяси технолог, сәясәтче Константин Калачев сүзләренчә, Миңнехановның сайлау кампаниясе административ ресурс белән алып барыла. Узган сайлаудагы 94 процент тавыш җыюны кабатлау бу юлы арттырып җибәрү булачак дип саный ул.

Константин Калачев
Константин Калачев

– Татарстаннан читтә бу сайлау турында беркем белми. Миңнехановка альтернатива юклыгын барысы да аңлый һәм бу сайлау бары референдум кебек кабул ителә. Миңнехановны яклау, аның эшен дәвам итү – монда тагын нинди фикер әйтергә мөмкин?

Ришвәткә каршы фонд (ФБК) чыгарган язмадан кала, мин Миңнеханов турында бернинди тискәре әйбер дә күрмәдем. ФБК ришвәт бирүләрне ни рәвешле ачыклагандыр, ләкин моңа кадәр Миңнеханов медиада тискәре яктан күрсәтелмәде. Ул соңгы вакытта Чаллыда яңа автомобильләр җитештерә башлавы, татар драма театры ачуы, автобуслар таратуы, яңа юл киселешен ачуы белән истә калды. Чын эшләр кампаниясе алып барыла. Күптән түгел Миңтимер Шәймиев Миңнеханов эшеннән канәгать булуын әйтте. Менә ул дәвамчылык, традицияләр.

Татарстанда сәясәткә сулыш алу авыр икәнен бик яхшы аңлыйм. Административ ресурслар кулланылуы белән бәйле аерым традицияләр бар. Иң мөһиме – Миңнехановка саннар язуны Путин җыйган процентлардан (76,69 процент - ред.) арттырмаска кирәк. Ләкин бу авыр булачак. Бу аның өчен бердәнбер төп проблем булып кала.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда административ ресурс, автократия ни кадәр көчле?

Миңнехановның кырыс идарә ысуллары белән эш итүе аңлашыла

— Республикада автократия көчле. Ләкин мәсьәлә башкада. Файдага булачакмы ул, әллә юкмы? Автократияләр төрле була. Казанда күп тапкырлар булдым һәм гел яңа әйберләр күрә идем. Ли Куан Ю да автократ булган. Ләкин Сингапур – бай һәм үсеш алучы ил. Миңнехановның кырыс идарә ысуллары белән эш итүе аңлашыла, хакимият вертикале, такымы аның авызына гына карап торуы билгеле. Ләкин нәтиҗәлелек һәм дәүләт белән идарә итү сыйфатында ул – беренче. Социаль-икътисади үсеш, республиканы модернизацияләү ягыннан караганда, Миңнеханов республика үсешен алга сөрә, аның мәнфәгатьләрен яклый. Ул Путиннан кала башка президент юк дип үзен күрсәтә. Татнефтьне саклый алды. Татарстан һәм Башкортстанны карасаң, барысы да аңлашыла. Ләкин күбрәк ирек, көндәшлек, төрле сәяси платформаларга мөмкинлек, сайлауда күбрәк ачык булу һәм көндәшлеккә сәләтле булуны күрәсе килә. Республиканың лидерлары аны һәм аның ысулларын яклый. Әмма кайчан да булса аларны үзгәртергә туры киләчәк. Әлегә барлык ысуллар да эшли.

2015 елда узган Татарстан президенты сайлавында Рөстәм Миңнеханов 94 процент тавыш җыйды. Сайлауга килүчеләр саны 84 процентны тәшкил итте. Мондый саннар язу нәрсәгә кирәк? Әллә бу Мәскәү алдында ышанычлырак хис итү өчен эшләнәме?

94-95 процент минем өчен арттырып җибәрү кебек тоела

— Бүгенге вазгыятьтә тавыш җыюда рекорд кую артыннан куу кирәкме икән? Ягъни район башлыкларыннан һәм сайлау комиссияләрендә эшләүчеләрдән тавыш җыюда арттырып җибәрмәүне сораса, дөрес булыр иде. Сайлау гадел узса да, Миңнеханов җиңеп чыга. Ләкин 90 проценттан күбрәк тавыш җыю нәрсә бирә? Минем хезмәттәшләр төбәк башлыкларының сайлау кампаниясе рейтингын ясады. Миңнеханов беренче бишлеккә керде. Ләкин сайлауга килүчеләр саны бик югары итеп күрсәтелсә һәм Миңнеханов 90 проценттан күбрәк тавыш җыйса, илдә һәм республикада социаль төшенкелек хөкем сөргәндә, коронавирустан соң киләчәк билгеле булмаган вакытта бу арттырып җибәрү булачак. Республикадагы тотрыклылыкны Татарстан халкы бәяли. Миңнеханов барысын да дөрес эшли һәм ул җиңүче. Ләкин 94-95 процент минем өчен арттырып җибәрү кебек тоела. Татарстан өчен кардәш саналган Төркиядә сайлау күпкә демократик рәвештә уза.

—​ Татарстанда чүп яндыру заводы проблемы да кала бирә. Кайбер төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда митинглар да, урам чаралары да күренми.

— Аңлашыла инде. Кешеләрнең югалтыр әйберләре бар. Ниндидер традицияләр эшли. Күпләр Татарстанда милләтара һәм динара татулыкны бәяли. Кемдер татар теле үсешен, башка төбәкләр янында Татарстанның яхшы үсеш алуын күрә. Соңгы 10 ел эчендә Татарстанда хезмәт хакы артты. Бу социаль програмнарның нәтиҗәсе. Ә менә 94 процент булуы бу татарстаннар эше, ләкин монда административ ресурс кулланыла.

“Бу Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне коруда позицияне ныгыту булып тора”

Журналист һәм сәясәт белгече Максим Шевченко Татарстан президентының сайлауга Владимир Путиннан фатиха алып баруын зур хата дип атый. Аның сүзләренчә, бу сайлау Татарстан өчен түгел, ә Мәскәү белән көрәшер өчен эшләнә.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

— Бу сайлау гаугалы төстә күренми. Мин бернинди шау-шу да хәтерләмим. Төрле сәяси көчләр булуына карамастан, Рөстәм Миңнеханов татар халкын берләштерүче кеше кебек күренә.

Навальный фондының фильм чыгаруы нәрсә? Гаугамы?

— Бу гауга түгел. Әйтик, Комидагы кебек хәл түгел бит сездә. Анда җирле намзәтләрнең берсен дә сайлауга үткәрмәделәр. Бу Акъярда (Севастополь) коммунистларның муниципаль фильтрны уза алмавы да түгел. Татарстан – үзенчәлекле төбәк, дип уйлыйм. Тышкы басым барганда, эчке сәяси көчләр низагы түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә берләшү күпкә мөһимрәк. Әйе, Миңнеханов такымын бик күп урында тәнкыйтьләргә буладыр, ләкин алар Татарстан суверенитетының калдыкларын яклый. Чөнки Мәскәүләр даими төстә аны тешләп өзәргә тора. Әмма Шәймиев мирасы өчен көрәш бара һәм Татарстан уңышлы, икътисади яктан алга киткән Русия төбәге булып кала.

—​ Башкача әйткәндә, бу сайлау Рөстәм Миңнехановка ышаныч референдумымы?

— Татарстан хакимияте демократиягә юл куяр дип уйламыйм. Референдум халыкта фикер төрлелеге булганда әһәмиятле. Миңнеханов сайлауга Владимир Путинның фатихасы белән чыкты. Без бу хәлне күрдек. Шуңа да моны Миңнехановка ышаныч референдумы дип әйтеп булмый. Путин үзе Миңнехановны сайлауга чыгаруын ассызыклады. Бу Татарстан суверенитетыннан бер адым артка атлау булды. Әлеге адымны Татарстан һәм татар җәмәгатьчелеге тәнкыйтьләп чыкты. Янәсе, нәрсәгә кирәк иде бу Миңнехановка. Икенче яктан, ул Мәскәү белән араларны бозарга теләми, үзенең тугры булуын күрсәтә. Мәскәү моны Татарстан суверенитетына алмашка эшләде. Без Миңнеханов Путинның югары даирәсенә якын кеше булуын күрәбез. Сәясәт – ул нәрсәнедер алмашка бирү сәнгате.

—​ Шулай да, узган сайлауда Миңнехановның 94 процент тавыш җыюын исәпкә алганда, моны Мәскәү өчен махсус эшләнә дип караргамы?

— Миңнеханов үзен ышанычлырак хис итәчәк, шул саннарга нигезләнә алачак. Мин Татарстандагы кешеләрне, аны тәнкыйтьләүчеләрне беләм. Әгәр Миңнеханов булмаса, Мәскәү безне бөгәчәк дип сорау куелса, күпләр Миңнеханов өчен тавыш бирәчәк. Бу бит Миңнеханов белән Метшин арасындагы көндәшлек түгел. Мондый көндәшлекне Татарстанда эшләмәячәкләр дә. Миңнехановны империя басымына каршы торучы буларак яклыйбыз дисәләр, сайлауга килүчеләр күп булачак һәм каршы тавыш бирүчеләр дә аз булыр иде дип уйлыйм. Миңнеханов өчен тавыш бирү Татарстан өчен кирәкми. Ул Мәскәү өчен кирәк. Федераль үзәк Татарстанга гел басым ясап тора. Менә Мәскәү басым ясап торган Татарстан президентын халыкның 94 проценты яклап чыга дип күрсәтү. Бу Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне коруда позицияне ныгыту булып тора. Бу процент тавышлар шуның өчен кирәк.

Татарстанда автократия көчлерәкме? Мәскәүдән ул ничек күренә?

Әгәр авылда "безнең президентка тавыш бирегез" дип татарча әйтсәләр, шундук барачаклар

— Минемчә, административ ресурс тулы көченә эшли. Административ ресурс дигәндә, бер яктан көч куллану ысулы бар, икенче яктан, район башлыкларына әйтеп, халык белән сөйләшергә кушу алымын әйтәм. Татарстандагы хәлләрне миннән яхшырак беләсездер. Ләкин низагълы хәлләр күрмим. Казан, Чаллыда зыялылар арасында зур бәхәсләр булырга мөмкин. Әгәр авылда "безнең президентка тавыш бирегез" дип татарча әйтсәләр, шундук барачаклар. Миңа калса, Татарстанда администртив ресурс шулай эшли. Мин ялгышырга да мөмкинмен. Әйтик, Мәскәүдән кеше җибәрсәләр, кешеләр Миңнехановны татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен яклаучы итеп күрәчәк.

—​ Әгәр Татарстан президенты урынына Мәскәү кешесен җибәрсәләр, бу нәрсәгә китерер иде?

— Татарстанда халык баш күтәрер иде. Мин киңкүләм протест чаралары башланыр иде дип уйлыйм.

—​ Хабаровскидагы кебекме?

— Мин ул каршылык чараларын яклар идем. Урыс булсам да, яклар идем.

“80 процент тавыш җыю – совет чорын кичергән дәүләтләр өчен стандарт сан”

Николай Сванидзе
Николай Сванидзе

Җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Николай Сванидзе Татарстандагы президент сайлавын күзәтеп бармавын һәм Миңнеханов турында сөйләргә теләмәвен әйтте. Ләкин узган Татарстан президенты сайлавындагы нәтиҗәләрне исәпкә алганда, ул совет чорын кичергән дәүләтләр һәм милли республикалар тавыш бирүдә стандарт саннар язуны дәвам итә диде.

“Бу – стандарт. Хәзер Лукашенко үзенә 80 процент тавыш язды. Бу Совет чорыннан соң калган илләр һәм Русия төбәкләре өчен гадәти хәл. 80 процент тавыштан күбрәк җыюны дөрес түгел дип, азрак җыюны – оят дип кабул итәләр. Шуңа карап кешеләр үзләренә тавыш яза. 80 процентлы тавыш язу – стандарт нәрсә”, диде Сванидзе Азатлыкка.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG