Русия эчке эшләр министрлыгының Кырымдагы идарәсе "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе координаторларының берсе, Бакчасарайда "Хизб ут-Тәхрир" эшенең икенче төркеме фигуранты Сервер Мустафаевның әнисе Венера Мустафаевага карата административ эшләр ачкан. Ул Бакчасарайда улын яклап ялгыз пикет уздырган өчен җавапка тартылачак. Мустафаева гадәттән тыш хәл килеп чыгу ихтималы булган шартларда кагыйдәләр бозу һәм килешенмәгән ачык чара уздыру маддәләре нигезендә гаепләнә. Бу хакта эш ачу турындагы документларга нигезләнеп "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.
Полиция эш материалларында дәлил рәвешендә пикет узу турында Кырым.Реалиидә чыккан хәбәрне кулланган диелә.
Беренче маддә нигезендә 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф яисә кисәтү каралган. Икенче маддә 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт, яисә 10 тәүлеккә кадәр сак астына алуны күздә тота.
22 сентябрьдә Венера Мустафаеваны Бакчасарай районы полиция идарәсенә чакырганнар. Шул ук вакытта Русия эчке эшләр министрлыгының Кырым идарәсе сайтында Мустафаевага карата административ эшләр турында рәсми мәгълүмат юк диелә.
15 сентябрьдә Венера Мустафаева Бакчасарайда ялгыз пикетка чыгып, "Мәчеттә сөйләшүләр – җинаять түгел! Улымны миңа кайтарыгыз!" дигән язу тотып торды.
16 сентябрь Русиянең Дондагы Ростов көньяк хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә икенче Бакчасарай төркемендәге җиде кырымтатарга хөкем карары чыгарды.
Сервер Мустафаев 14 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Моннан тыш, Марлен Асановка 19 ел кырыс колония, Мемет Беляловка – 18 ел, Тимур Ибрагимовка – 17 ел, Сейран Салиевка – 16 ел, Сервер Зекирьяев һәм Эдем Смаиловка – 13әр ел бирелде.