Европа берлеге Александр Лукашенканың яңа президент мөддәтен җитәрлек дәрәҗәдә демократияле легитимлыкка ия булмавын белдерде. Бу турыда Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель белдерүендә әйтелә. Европа берлеге бу уңайдан Мински белән мөнәсәбәтләрен яңадан караячак диелә.
“Европа берлеге яңадан кабатлап әйтә: 9 августта Беларуста президент сайлаулары ирекле дә, гадел дә булмады. Европа берлеге аның хәрәмләшеп алынган нәтиҗәләрен танымый. Моннан чыгып, 2020 елның 23 сентябрендәге “инаугурация” дип аталган чара һәм Александр Лукашенка дәгъва кыла торган яңа мандат нинди дә булса демократияле легитимлыкка ия түгел” диелә белдерүдә.
Боррель сүзләренчә, Лукашенка инаугурациясе Беларус халкының шактый өлешенең ихтыярына турыдан-туры каршы килә. Бу ризасызлык сайлаулардан соң узган күпсанлы, моңарчы булмаган һәм тыныч протестларда чагыла. Инаугурация илдәге сәяси кризисның тирәнәюенә генә китерә дип белдерде Боррель.
АКШ дәүләт департаменты Александр Луашенканы канун нигезендә сайланган президент итеп таный алмавын белдерде. “9 август сайлаулары ирекле дә, гадел дә булмады. Игълан ителгән нәтиҗәләр ялганга корылган һәм легитимлыкны чагылдырмый” диелә департамент тараткан белдерүдә.
Моннан тыш, Европаның тугыз иле Лукашенка инаугурациясеннән соң аны легитим президент буларак танымауларын белдерде. Бу исемлектә Германия, Дания, Словакия, Латвия, Литва, Эстония, Польша, Чехия, Украина бар. Британия тышкы эшләр министрлыгы Лукашенка инаугурация тантанасының ябык рәвештә узуын хөкем итеп чыкты.
23 сентябрьдә Лукашенка яңа мөддәт президент вазифасына кереште. Инаугурация турында алдан хәбәр ителмәде, аңа әзерлек яшерен рәвештә алып барылды. Кануннарга ярашлы, бу чара телевидение аша бөтен халыкка күрсәтелергә тиеш булса да, бу эшләнмәде.
Беларус оппозициясе җитәкчесе Светлана Тихановская “моннан соң Лукашенка бары пенсиягә киткән санала” дип белдерде.
9 августта Беларуста президент сайлау узды. Анда Лукашенканың 80,1 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде. Оппозиция намзәте Светлана Тихановская 10,1 процент җыйды диелде. Оппозиция исә сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.
Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды һәм алар бер айдан артык туктамый. Каршылар Лукашенканың вазифасыннан китүен һәм илдә яңа сайлаулар уздыруны таләп итә.
Европа парламенты Лукашенканы легитим президент дип танырга җыенмый. Русия президенты Владимир Путин беренчеләрдән булып Лукашенканы президент вазифасына рәттән алтынчы мөддәткә сайлануы белән котлады.