Гөлнара Әбитова Кариев театрына 1992 елда килә. Театр үзе 1987 елларда ачыла. 30 елга якын әлеге театрда хезмәт иткән артист башка театрга күчү уйлары беркайчанда булмады, дип әйтә.
— Гөлнара ханым, элекке елларда гастрольләр ничегрәк уза иде, бүгенге көн гастрольләре белән чагыштырсак, нинди аермаларны әйтер идегез?
— Әлбәттә, ул вакытта гастрольгә чыкканда катлаулырак шартларда эш итәргә туры килде. Транспорт та башка иде, УАЗик машинасында, эчендә артистлар утыра иде, өстенә тау шикелле декорацияләр төялгән рәвешле кылтыр-кылтыр йөри идек. Хәзер гастрольләр башкача уза. Уңайлы кунакханәләрдә урнаштыралар безне, матур, җылы биналарда чыгыш ясыйбыз. Җир белән күк арасы инде. Әйтергә кирәк, ул вакытта заллар да тулы иде, хәтта басып торып тамаша караучылар бар иде. Ә хәзерге заманда интернет, телевидение аша да концерт, спектакльләрне карап булгач, тамашачыларны җыю авыррак.
— Театр ачылышыннан башлап диярлек эшләп, 2013 елда бинасыз урамда диярлек калгач күңелегездә нинди хисләр тойдыгыз?
— Төрле елларда төрле хәлләр бар иде, түзә идек. Театр Островский урамында урнашканда безнең үз сәхнәбез дә юк иде. Театрда эшләүче барлык хезмәтчеләр бер бүлмәдә утыра иде. Инде Алафузов театры бинасына күчкәч, үз сәхнәбез дә булды, әмма анда да бина авария хәлендә дип табылды. Курчак театры безне үзенә "фатирга" кертте дип әйтсәм, ялгышмам. Берничә грим бүлмәбез бар иде, сәхнәләрендә уйнарга рөхсәт ителде, аларга зур рәхмәт әлбәттә. Әмма үзебезнең сәхнәбез булмавы бик тә читен иде. Артистларга да авыр иде, чөнки кечкенә генә бүлмәдә 15ләп артист урнаша идек. Ә инде биналы булгач, без иркен сулап куя алдык. Үз сәхнәң, үз грим бүлмәң, үз бинаң булу— ул зур бәхет.
— Бүгенге көндә татар балаларын татар спектакльләренә җыю нишләп авырлашты?
— Татар балалары өйдә ата-аналары белән татарча бик аз сөйләшә, күпчелектә урысча сөйләшәләр. Андый балага татар спектакле инде кызык түгел. Алар арасында тәрҗемә белән, яратып караучылар да бар. Шул ук вакытта мәҗбүри, дәрес урынына театр карарга китерелгәннәре дә бар, андыйлар инде тамаша барышында кыштыртап кына утыралар. Әмма араларында, бер-ике булса да, спектакльне аңлап, кызыксынып караучылар табылса —ул инде безнең өчен зур шатлык.
— Өч ел элек мәктәпләрдә татар теле ихтыярига калдырылуга карата нинди сез нинди фикердә?
— Минемчә, бу дөрес түгел, чөнки без Татарстанда яшибез. Милләтебезне, телебезне сакларга тиешбез. Татарстанда яшәгәч, мөселман (татар) балалары да, урыс балалары да татар телен белергә тиеш. Урыс балалары татарча камил сөйләшмәсә дә, азмы-күпме аңларга тиеш, безнең гореф-гадәтләребезне белергә тиеш дип саныйм.
— Бүгенге көндә татар театры сәнгатендә цензура бармы?
— Әйтә алмыйм ул турыда...
— Уйналмыйча калган, әмма уйнарга теләгән рольләр калдымы?
— Минем бик нык "Отелло"дагы Дездемона ролен уйныйсы килә иде. "Иде" дип әйтәм, чөнки инде хәзер 50 яшьтә бу рольне уйнап булмый.
— Классик әсәрләрдәме, әллә заманча драматурглар язган әсәрләрдә уйнау җиңелрәкме?
— Классик әсәрләрдә уйнау җиңелрәктер, чөнки анда образның тулаем нинди икәнлеген ачып күрсәтәләр. Ә заманча әсәрләрдә бу як бераз саерак, минемчә.
— Әмма андый очракта образларны үзеңә уйлап табып ачу мөмкинлеге барлыкка килә...
— Әйе, ул ягы да бар.
— Ни сәбәпле татар киносы югары дәрәҗәгә күтәрелеп сыйфатлы була алмый?
— Минем уйлавымча, татар киносы әлегә үзенең кирәкле дәрәҗәсенә менеп җитә алмаган.
— Моңа нәрсә комачаулый?
— Акча җитмәү, тәҗрибә булмау, режиссура, профессиональ операторлар булмау сәбәпледер, бәлки. Дөресен генә әйткәндә, татар киносын озак карый алмыйм, бер унбиш минут үткәч сүндереп куям, чөнки бер үк артистлар бертөрле уйный сыман. Урыс киносында да бер үк артистлар уйный, әмма аларда уйнау рәвеше төрле.
— Ни өчен татар театрына тамашачы бик теләп йөрми башлады?
— Телевидение, интернет — менә шулар аркасында халык театрга сирәк йөри. Өенә кайта, чишенә, ашый-эчә, телевизорын карый, әллә кая барасы юк аның. Хәзер төрле спектакльләрне интернеттан табып, өйдә карап та була.
— Болай булгач, әйтик, Кариев театрын алга таба нәрсә көтәчәк?
— Чынлыкта ул турыда уйлаган булмады, ә менә уйлый башласаң, дөрестән дә, аяныч хәлдә калуыбыз да бар бит...
— Куркынычмы?
— Куркыныч, бик тә куркыныч.
— Нишләп татар эстрада җырчылары, театр артистларына караганда күбрәк популярлык казана икән?
— Бу сорау мине дә борчый. Җырчылар арасында хәзер җырлый белгәннәре дә, җырлый белмәгәннәре дә бар. Җырлый белмәгәннәр, компьютерда матур итеп яздыралар да җырны, сәхнәгә чыгып авыз ачып кына торалар. Һәм ни гаҗәп, нәкъ шундыйлар зур заллар тутыралар да. Ә мескен безнең драма артистлары сәхнәгә чыга, өчәр сәгатьләп бөтен җанын-тәнен кызганмый спектакльдә уйный, ә аларны карарга ике-өч рәт тулырлык тамашачы килә. Дөрес түгел бит инде бу.
— Күңелгә тияме?
— Әйтеп бетергесез ничек тия. Драма артисты бит ул айлар буена репетицияләрдә катнашып спектакльне "тудыра". Ә җырчыларның эшләре минемчә, җиңелрәк. Аз гына да җырлау белү җитә, компьютерда җырыңны матурлап куясың, матур күлмәгеңне тектерәсең дә, чыгасың да җырлыйсың.