Уфада экологияне яклау белән шөгыльләнүче яңа иҗтимагый оешмага нигез салынды. “Башкортстанның яшел калканы” дип аталган оешманы Куштауны яклаган активистлар төзеде. Оешманың презентациясе барышы аның Instagram-дагы рәсми аккаунтында күрсәтелде.
Оешмага Куштау активистлары, галимнәр, юристлар, Башкортстан районнарындагы экология өчен көрәшүче активистлар берләште.
Яңа оешма вәкилләре әйтүенчә, хәзер республианың төрле почмакларында сулыклар, таулар, урманнарны яклау ихтыяҗы бар, һәм халык үз җирләрен яклауда ярдәм сорап Куштау активистларына мөрәҗәгать итә. Шундый мөрәҗәгатьләр күп булганга, аерым бер оешма булдырырга карар ителгән.
Дәүләтнең экология өчен җавап бирүче оешмалары булса да, нәкъ менә иҗтимагый оешмалар булдыру дөнья практикасында бар, алар сәнәгать эшен контрольдә тота, халык белән элемтәдә тора дип сөйләде яңа оешмага нигез салучылар.
Оешма күтәреп чыгачак сорауларның берсе – халыкның экология белән бәйле протестларын куәт куллану юллары белән хәл итүне алга таба булдырмау.
“Яңа оешма эшчәнлеген без беренче чиратта ярдәм буларак – экспертлар ярдәме, методика, сөйләшүләр алып бару, документлар булдыру, мәгълүмати, гамәли ярдәм дип күрәбез. Оешма низамнамәсе һәм Русия кануннары нигезендә эш итәчәкбез” диде оешма вәкилләре.
Башкортстанда Куштау шиханын сода ширкәтенә чимал итеп бирмәс өчен берничә ел дәвамында халык протестлары барды. Активистлар шиханда берничә мең кешелек флешмоблар оештырды. 15-16 августта Куштауны яклаучыларга каршы хосусый сак ширкәте һәм полиция хезмәткәрләре китерелде, тауны яклаучылар арасыннан берничә дистә кеше тоткарланды, аларның күбесенә сак астына кую һәм штраф җәзалары бирелде.
Куштау активистлары координация шурасы төзеп, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашты.
Сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде.
Октябрьдә Куштауны яклаучыларның координация шурасы эшен туктатты, шура әгъзалары эшчәнлекләрен башка оешмалар эчендә дәвам итәчәкләрен әйтте.