Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янындагы авыллар халкы зират зурайтуга каршы җыен уздырды


Нагаево авыл биләмәсе җитәкчесе Илгиз Әхтәрҗанов җыенга килүчеләр белән
Нагаево авыл биләмәсе җитәкчесе Илгиз Әхтәрҗанов җыенга килүчеләр белән

Нагаево зираты Уфа шәһәренә тапшырылып, зурайтылырга мөмкин. Ул Уфа зираты булып калачак.

17 октябрь Уфаның Октябрь районына караган Нагаево авылы биләмәсе җәмәгатьчелеге җыен уздырды. Чара мөселман зираты янында узды. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Җыенда зиратның арытабангы язмышы тикшерелде. Җәмәгатьчелек аның зурайтылып Уфа зиратына әйләндерелүе ихтимал дип борчылып җыелган. Чарада катнашучылар зиратны зурайтуга каршы шигарләр дә тотып торды.

Җыенга авыл биләмәсе җитәкчесе дә килде. Фикер алышуларда халык зиратны зурайтмауны, ә авыл хакимияте җитәкчесе җәмәгатьчелек тыңлаулары уздырып хәл итү кирәклеген ассызыклады.

Чыгыш ясаучылар авыл биләмәсе җитәкчелеген ришвәтчелектә гаепләде. Аларның сүзләренә карганда, зират шәһәрнекенә әйләнсә, ул кемнәргәдер зур табышлар китерә башлаячак. Чыгыш ясаучылар хакимият җитәкчесеннән зиратны кемнәр коймалавы турында сорады. Биләмә җитәкчесе прокуратура соравы белән коймалануын, эшкуарлар ярдәм итүен сөйләде. Ризасызлар ул “эшкуарларны” табыш өчен зиратны кулга төшерүчеләр дип атады, хакимиятне аларны яклауда гаепләде.

Чарада катнашучылар кызып-кызып бәхәсләшсәләр дә, уртак фикергә килә алмадылар, нинди дә булса карар да кабул ителмәде.

Чарада катнашучылар Азатлыкка зиратны башкаланыкы итеп үзгәртүгә юл куймас өчен көрәшүләрен сөйләде.

Мөселман зиратын караучы Габдулхак Миңнегалимов сүзләренчә, әлеге зират канунлаштырылмаган, әгәр канун нигезендә теркәлсә, ул Уфага караячак.

Габдулхак Миңнегалимов
Габдулхак Миңнегалимов

“Нагаево авыл биләмәсенә дүрт авыл: Нагаево, Жилино, Зинино һәм Карпово авыллары керә. Мин үзем биредә 2000 елдан башлап яшим. Аңа кадәр монда мөселманнар булмаган, бу урыс авыллары. Авыллар тарала башлап, шәһәр халкы килеп йорт сала башлагач, мөселманнар да артты. Аларны күмү өчен зират кирәк булды. Ул еллардагы авыл биләмәсе җитәкчесе бу җирне безгә зират итеп бирде. Мине караучы итеп куйдылар. Мөселманнарга һектар ярым җир бүленде. Дөрес, аны канунлаштырмаганнар. Бүген килеп аны канунлаштыруда проблемнар бар. Чөнки без Уфаның Октябрь районына карыйбыз. Канунлаштырсак, бу зират башкала зиратына әйләнәчәк”, диде Габдулхак Миңнегалимов.

Рима Миһранова зиратка Уфа кешеләрен күмә башласалар, монда тынычлык та, экология дә бетәчәк ди.

Римма Миһранова
Римма Миһранова

“Мин Жилино авылында яшим. Жилино Нагаево авыл биләмәсенә карый. Бу шул биләмәнең мөселман зираты. Минем балам шушы зиратта ята. Киләчәктә үземне дә шушында күмәрләр дип уйлыйм. Нагаево коттдежлар авылына әйләнгәч, биредә мөселманнар күбәйде. Авылдагы урыс зираты тулгач, мөселман зиратының бер читенә православларны да җирли башладылар. Ярар, без анысына каршы түгел, чөнки алар безгә бүленгән җиргә керми. Без авыл зиратын башкаланыкына әйләндерүгә каршы. Югыйсә, монда тынычлык та, экология дә бетәчәк”, диде Рима Миһранова.

Нагаево авылы биләмәсе җитәкчесе Илгиз Әхтәрҗанов сүзләренчә, хәлне чишү өчен җәмәгать тыңлаулары уздырырга кирәк.

“Зиратны канунлаштырсак, ул шәһәргә караячак. Бирегә бөтен Уфадан китереп күмәчәкләр. Чөнки Уфаның көньяк зираты тулган. Төньяк зираты тулырга әз генә калган. Безгә зират язмышын хәл итү өчен җәмәгать тыңлаулары уздырырга ирәк”, диде Әхтәрҗанов.

Юрий Перец
Юрий Перец

Җыенда катнашкан Юрий Перец җир халык фикеренә карамый хәл ителәчәк, җәмәгатьчелек җыенында хакимият кешеләре генә чакырылачак дип исәпли. Аның сүзләренчә, җирләү хезмәте бик табышлы бизнес. Күмү өчен акча түләү, кабер ташлары һәм чардуганнар ясау һәм башка хезмәтләр кемнәргәдер зур табышлар китерәчәк.

Уфа зиратларында урын җитмәү турында 2016 елдан бирле сөйлиләр. Ул елдан башлап Көньяк зиратында алдан алып куелган урыннарда яки иске каберләр өстенә генә җирләү рөхсәт ителә. Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрдә гамәлдә бер генә - Төньяк зираты гына калды. Шәһәр хакимияте яңа урынны Уфаның Октябрьский районына караган Нагаево, Зинино һәм Жилино авыллары тирәсендә оештырмакчы иде, ләкин халык каршы килү сәбәпле әлегәчә мәсьәлә хәл ителми.

XS
SM
MD
LG