Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" Думада "Конституция күпчелеге" булып калу планын эшләгән


Владимир Путин
Владимир Путин

Фирканең сайлау алды кампаниясе планында шулай ук оппозициянең “Акыллы тавыш бирү” системына каршы тору ысуллары да карала.

“Бердәм Русия” фиркасе үз алдына 2021 елдагы сайлаулардан соң думада Конституция күпчелеге булып калу бурычын куя. Бу турыда фирканең сайлау алды кампаниясе концепциясендә әйтелә. Документ белән “Медуза” танышкан.

Планда шулай ук Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный уйлап тапкан “Акыллы тавыш бирү” системына каршы тору кирәклеге дә әйтелгән.

“Бердәм Русия” киләсе сайлауда мандатларын хәзерге күләмдә (377) саклап кала алмас дип уйлый. Пенсия яшен күтәрү, карантин чаралары халыкның фиркагә мөнәсәбәтен начарайткан. Шулай да “Бердәм Русия” 450 мандатның 300дән артыгын алып булыр дип исәпли.

Моның өчен ул фирка исемлекләре нигезендә 40 проценттан артык тавыш җыярга һәм бер мандатлы бүлгеләрнең күпчелегендә җиңәргә тиеш була. Моның өчен бу округларда билгеле бер типажга караган намзәтләрне чыгарырга ниятләнә. Бу кешеләр “социаль әһәмияткә ия булган өлкәдән яки социаль яктан уңай кабул ителә торган өлкәдән” булырга тиеш диелә. Бу намзәтләр кешеләр белән аралашудан курыкмаска тиеш булуы да әйтелә. Шундый намзәт мисалы итеп шартлы рәвештә Мәскәү янындагы covid-һоспиталь баш табибы Денис Проценко китерелгән.

2020 елның сентябрендә төбәкләр парламентлары һәм муниципаль органнарга сайлаулар “Бердәм Русия”нең кайбер төбәкләрдә бер мандатлы бүлгеләрдә җиңелә башлавын күрсәтте. “Берәм Русия”гә оппозициянең “Акыллы тавыш бирү” ысулы да комачаулады. Әлеге ысул сайлауда “Бердәм Русиянең” иң көчле көндәше өчен тавыш биреп, хакимият фиркасе вәкиленең мандат алуын булдырмаудан гыйбарәт. “Медуза” сөйләшкән чыганак бу ысул Русия күләмендә бик комачау итә алмаса да, Мәскәүдә үз ролен уйнарга мөмкин дигән.

“Башкалада 15 бер мандатлы бүлге, аларның яртысын, хәтта өчтән берен югалту да сизелерлек булачак. Әлегә бу систем белән көрәш социаль челтәрләрдә алып барыла, ләкин моның өчен политтехнологлар ялланды инде. Социаль челтәрләрдә “Акыллы тавыш бирү” аша сайланган депутатларны тәнкыйтьләү бара: “фрикларны, коммунистларны сайладык, ә бит Мәскәү либераль шәһәр” дигәнрәк фикерләр таратылачак” дип сөйләгән чыганак.

“Медуза язганча”, “Бердәм Русия” Мәскәүдә популяр булмаганга, Мәскәү мэриясе хакимият депутатлыкка этәрүче кешеләр фирка исеменнән булмыйча, сайлауга үзләрен-үзләре тәкъдим иткән намзәт буларак барырга тиеш дип саный.

Сайлау нәтиҗәләре начар булган очракта, “Бердәм Русия” дәүләт думасында Конституция күпчелеген югалтса да, гади күпчелекне саклап калырга өметләнә (бу 226 дан алып 300 мандат дигән сүз). Ә инде гади күпчелекне дә югалту ихтималы юк диярлек, шуңа ул вариантны карап торырга да кирәкми дип саный концепция авторлары.

2011 елда “Бердәм Русия” Думада күпчелекне югалта язды. Моны булдырмас өчен, хакимият сайлауларда хәрәмләшүләрне киң кулланырга мәҗбүр булды. Бу исә көчле протестларга китерде. Бу очрактан соң сайлауларны уздыру кагыйдәләре үзгәртелде. Фиркаләрне теркәү гадиләште, ә депутатларның яртысын яңадан бер мандатлы бүлгеләр аша сайлый башладылар.
Русия оппозиция сәясмәне, “Акыллы тавыш бирү” авторларының берсе Алексей Навальный “Бердәм Русия” ниятләре турында: “Без алар моны эшли алмасын өчен тырышачакбыз” диде.

“Бердәм Русия” фиркасенең рәсми җитәкчесе - быел хөкүмәт башлыгы вазифасыннан киткән Дмитрий Медведев. Ул Иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасын били.

XS
SM
MD
LG