Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә табибларга коронавирус турында министрлык рөхсәтеннән тыш сөйләү тыелды


Табиблар сүзләрен алдан сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерергә тиеш.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт медицина оешмаларына һәм табибларга коронавирус темасына киң аудиториягә әйтә торган сүзләрен алдан килештерергә кушты. Министрлык оешмаларга шундый таләп белән хатлар юллаган. Шундай хатларның берсе белән Медуза танышкан. Министрлыкның матбугат хезмәтендә чыннан да шундый хатлар таратылганын раслаганнар.

Медицина хезмәткәрләре тарафыннан коронавирус турында комментарлар һәм ачык рәвештә әйтелгән фикерләр сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белән килештерелергә тиеш диелә хатта.

Министрлык вәкилләре бу чикләүне “коронавирус тирәсендә мәгълүмат артык күп булуы” белән аңлаткан.

Халыкка коронавирус турында мәгълүмат бирүне нәтиҗәле итү өчен штаттан тыш белгечләргә һәм министрлыкка караучы оешмаларга медиалар белән эшләүне координацияләргә кирәк дип белдерә министрлык вәкилләре.

Коронавирус турында әйтергә җыенган сүзләрен табиблар телефон аша яки министрлыкның электрон почтасына язып килештерергә тиеш диелә.

Узган тәүлектә Русиядә тагын 16 202 кешедә коронавирус табылган, тәүлек эчендә 346 кеше үлгән. Бу пандемия башыннан иң зур тәүлеклек күрсәткеч. Табиблар алып барган “Хәтер исемлеге” күрсәткәнчә, пандемия башыннан Русиядә коронавирус белән эшләгәндә вирус йоктырып 779 табиб үлгән.

XS
SM
MD
LG