Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда карантин кертелми, мәктәпләр гадәттәгечә эшләячәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларны озайтырга җыенмауларын әйтте.

Татарстанда карантин кертелмәячәк, мәктәпләрне читтән торып укытуга күчермәячәкләр. Бу хакта бүген республика президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Бүген Татарстанда тулы карантин кертү планы юк. Бу турыда Владимир Путин (Русия президенты) да әйтте. Барлык таләпләр үтәлгән очракта гына моңа ирешеп була. Мәктәпләрдә вәзгыять тотрыклы. Көзге каникуллар вакытында мәктәп лагере, спорт, яшьләр, мәдәният үзәкләре барлык санитар шартларны үтәп эшләячәк. Читтән торып укуга күчү планы юк һәм була да алмый. Мәктәпләрдә беренче чирек ачык күрсәтте, санитар нормаларны саклап балаларга белем бирә алабыз. Әйе, башта 40 сыйныфта укыту туктатылды. Хәзер 26 сыйныфка калды. Бу нормаль хәл, зур сан түгел. Керү фильтры оештырылды. 120 баланы өенә кайтарып җибәрдек. Бу систем безгә мәктәптә гадәттәгечә белем бирүне оештырырга ярдәм итте. Шуңа да читтән торып укуга күчү карары юк һәм моңа ихтыяҗ да күзәтелми.

Без каникулларны озайта алабыз. Ләкин укыту планы бар. Ул болай да бик киеренке, балаларга авырга туры килә. Бездә мәгариф системы яхшы эшли. Битлек, фильтр режимы моңа ярдәм итә. Шуңа каникулларны озайтырга җыенмыйбыз", диде Миңнеханов.

Уку ел башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 очрагы 40 укучыда һәм 121 укытучыда ачыкланган. Республикада коронавирус йоктыручылар саны октябрьдә 52 процентка арткан.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, хәзер иң күп авыручылар хезмәт коллективларында очрый.

"Гаиләгә караганда, хезмәт урыннарында йоктыру очраклары ешрак очрый. 149 хезмәт коллективы тикшерелде. 100 оешмада кагыйдәләрне үтәмәгәне ачыкланды. Бу тикшерелгән оешмаларның 3тән 2сен тәшкил итә", диде Патяшина.

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ны 43 кеше йоктырган. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Бу барысы да рәсми саннар.

Русиядә тәүлеккә 18 410 кешедә коронавирус ачыкланган, 334 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG