Accessibility links

Татарстанда коронавирус белән авыр хәлдә ятучылар саны арта


Рәсмиләр шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе мөмкинлекләре дә авыр хәлдә дип белдерде. 

Татарстанда коронавирус белән авыр формада чирләүчеләр арта. Бу сәламәтлек саклау өлкәсе мөмкинлекләре катлауландырды, диде Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында йогышлы чирләр белгече Ирина Кравченко.

"Хәлләр без фаразлаганча түгел. Көзен авырулар кимер, кешеләр күбрәк җиңел формада авырырлар дип уйладык. Ләкин дөньяда, Русиядә һәм Татарстанда авыр формада авыручылар артуын күрәбез. Аларны хастаханәләрдә дәваларга кирәк, чөнки сулыш алуга зыян килгән. Сәламәтлек саклау өлкәсенең мөмкинлекләре авыр хәлдә. Моңа вирусның үзгәрүе дә сәбәп булды. Шулай ук бу табиб чакыртмыйча үзләре генә дәвалана башлаулары белән дә бәйле. Шунлыктан күп кешеләрдә коронавирус ачыкланмыйча кала һәм инфекция халык арасында бик тиз тарала", диде Кравченко. Ул ОРВИ очрагында да табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Бу инфекцияне гаиләдә, эш урынында таратмаска мөмкинлек бирә ди ул.

Ирина Кравченко сүзләренчә, авыр формада авыручылар хәзер аерым яшь категориясенә бүленми. Шулай ук балалар да инфекция таратуда зур өлеш кертә диде.

"Моңа кадәр без 65 яшьтән өлкәнрәкләр чирне авыр үткәрә дип әйткән булсак, хәзер бу төркемгә сәламәт кешеләр дә керә башлады. Балаларның да онытмагыз. Алар үзара аралашып, инфекция тарата", диде Кравченко. Ул санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлмәсә, бу хәлдән чыгып булмас дип саный.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда узган тәүлектә тагын 43 кешедә COVID-19 расланган. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия дәвамында вирус йоктыручылар барысы 8 549 кеше, 112 үлем очрагы рәсми теркәлгән.

XS
SM
MD
LG