Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тышкы реклам кереме ике тапкырга кимегән


Билбордларда реклам бирүдән Казан хакимияте 150 млн сум керемен югалтырга мөмкин.

Пандемия вакытында Казанда тышкы реклам бирү ике тапкыр кимегән. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимиятенең тышкы реклам һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Əскәр Баһаветдинов мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Үзизоляция тышкы рекламны аудиториясез калдырды. Шуңа бик күп клиентлар китте", диде Баһаветдинов
Казанда реклам корылмалары буш тора, кайбер айларда алар 13 процентка гына тутырылган. Концерт, спорт һәм күңел ачу чаралары тыелгач, афиша корылмаларында реклам бөтенләй куелмаган.

Казан түрәсе сүзләренчә, чикләүләрне ала башлагач, тышкы реклам бирү октябрьдә 55 процентка җиткән. Ләкин кризиска кадәр күрсәткечкә ирешә алмаганнар. Нәтиҗәдә, узган ел белән чагыштырганда, Казан бюджеты тышкы рекламнан керүче керемнең яртысын югалтыр дип көтелә. Бу якынча 150 млн сум.

"2019 елда Казан бюджетына тышкы рекламнан 304 млн сум керем кергән. Бу башка миллион халык яшәгән шәһәрләр белән чагыштырганда бермә-бер күбрәк. 2020 елда керем шактый кимиячәк. Шуңа да карамастан, Казан бюджетына тышкы рекламнан 53 млн сум акча керде. Ел ахырына кадәр тагын 100 млн сум җыю көтелә", диде Əскәр Баһаветдинов.

Тышкы реклам өлкәсендә эшләүчеләргә федераль ярдәм итү чаралары каралмаган. Шуңа Казан хакимияте эшмәкәрләргә кичектереп түләү мөмкинлеген генә бирә алган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG