2020 елның тугыз ае эчендә Русиядә һава пычрануның 171 очрагы теркәлгән. Бу 2010 елдагы рекордлы күрсәткечтән дә 30 процентка югарырак. 2019 елда барлыгы 61 очрак булган, быел әле ел тәмамланмас борын һава пычрану дәрәҗәсе өч тапкыр диярлек арткан. Моны FinExpertiza аудит-консалтинг челтәре белгечләре мәгълүматына нигезләнеп РБК хәбәр итә.
Экология иң начар хәлдә булган төбәкләр – Самар өлкәсе, Оренбур өлкәсе, Бурятия.
Экспертлар белдергәнчә, быел һава пычратуның югары һәм экстремаль югары очраклары күп теркәлгән. Һавада агулы матдәләр нормадан 10 һәм аннан да күбрәк тапкыр артып китсә, югары дәрәҗәдә пычрану дип санала. Ә инде агулы матдәләр күләме 20-29 тапкыр артып, ике көн торса, яки 30-49 тапкыр артып, сигез сәгать торса, 50 тапкыр артып кыска вакыт дәвам итсә, бу һава пычрануның экстремаль дәрәҗәсе була.
Гыйнвар-февральдә Росгидромет 44 һава пычрану очрагын теркәгән. Бу узган елның шул вакыт аралыгына караганда 1,5 тапкыр артык (27 очрак). Коронавирус чикләүләре барган яз айларында һәм июнь ае дәвамында бары ике очрак кына теркәлгән. Июльдә коронавирус чикләүләре алынгач һава пычрату очраклары айдан-айга артып барган. 2020 елның өченче чирегендә һаваны югары һәм экстремаль дәрәҗәдә пычратуның 125 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2010 елда бер ел буена очраклар саны шулай ук диярлек булган (126), һәм бу 2005 елдан бирле иң югары күрсәткеч саналган.
Быелгы 171 очракның 112се Самар өлкәсенә туры килгән. Бу төбәктә җитештерү һәм автомобиль сәнәгате үсеш алган дип искәртә тикшеренү авторлары.
Моннан тыш, Бурятиядә (22 очрак), Оренбур өлкәсендә (9), Байкал арты крае (8) һәм Красноярски краенда (7) да һавага агулы матдәләр бүленеп чыгу очраклары шактый еш булган.