Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия башлыгы вазифасыннан җибәрүне сорый


Владимир Волков

Владимир Волков үзен республика җитәкчесе вазифасыннан азат итүне сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән.

Мордовияне 2012 елдан бирле җитәкләгән Владимир Волков вазифасыннан китәргә җыена. Бу турыда карарын ул Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә җиткергән.

Китүенең сәбәбен ул “яшьләргә юл бирергә теләү” белән аңлаткан.

Владимир Волков 2012 елның маенда аңа кадәр Мордовияне җитәкләгән Николай Меркушкин урынына килгән иде. 2017 елның көзендә ул бу вазифага яңадан сайланды. “Бердәм Русия” фиркасеннән тәкъдим ителгән Волков 89,19 процент тавыш җыйды.

РБК чыганаклары Мордовия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Дагыстан премьер-министры Артем Здунов куелырга мөмкин дип белдергән. Дагыстанга киткәнче Здунов Татарстанда икътисад министры булып эшләгән иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG