Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Фәрит Зәкиевкә 15 мең сумлык штраф карарын гамәлдә калдырды


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татарстан Югары мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә карата Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарның апелляция утырыш үтте.

18 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсенең кичке якта үткән утырышында хөкемдар Евгений Верхокамкин, быелның 30 августында Казанның Ленин бакчасында Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган митинг-концертта "чараның темасына туры килмәгән шигарләр" күтәрелгәне өчен Вахитов районы мәхкәмәсенең чараны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә карата чыгарган 15 мең сум штраф түләтү карарын нигезле дип тапты. Бу турыда Азатлыкка мәхкәмә утырышыннан чыккач Зәкиев үзе хәбәр итте.

Фәрит Зәкиев 30 августта узган митинг-концертның максаты Татарстанның дәүләт бәйрәмен билгеләп үтү һәм шулай ук Татарстанның бүгенге сәясәте, икътисады, мәгарифе һәм теле турында сөйләшү иде һәм без бу максаттан тайпылмадык, дип белдерде.

“Без күтәргән “1990 елгы декларацияне тормышка ашырырга” шигаре ничек итеп без әйткән максатларга туры килмәскә тиеш? “Максатыбыз Татарстан дәүләтен торгызу”. Бу шигаребез дә туп-туры митинг темасына туры килә. “30 август 1990 ел. Без дәүләтчелегебезне төзи башладык. Җиңәрбез, иншаллаһ!" Бу шигаребез дә митинг темасына туры килә. Чөнки 30 августта чынлап та безнең яңа дәүләтебезнең нигезе салынган көн”, дип белдерде Зәкиев.

Фәрит Зәкиев Татарстанның дәүләт икәнен җәмәгатьчелекнең исенә төшереп торган өчен Татар иҗтимагый үзәгенә карата басым алып барыла дип саный.

“ТИҮ Татарстан дәүләтчелеген яклаучы, Русиянең империя түгел ә федератив дәүләт икәнен искә төшереп торучы бердәнбер оешма. Шуңа күрә безне эзәрлеклиләр, бетерергә телиләр. Хәзер республикаларның дәүләтчелеге дигән сүзләр беркемгә дә ошамый”, дип белдерде ул.

Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын апелляциягә бирәчәкләрен, аннан да тискәре карар чыккан очракта, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте.

Бу мәхкәмә карарлары турыдан туры минем сүз иреге хокукларым бозылуын күрсәтеп тора, диде Фәрит Зәкиев.

7 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе хөкемдары Дамир Гадершин Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан оештырылган митинг өчен ТИҮ башлыгы Фәрит Зәкиевне 15 мең сумлык штрафка хөкем итте.

XS
SM
MD
LG