Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры тамашачыга пандемия чорында актуаль әсәр тәкъдим итә


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

17 ноябрь Казанның Кариев театрында Швеция язучысы Астрид Линдгренның "Мио, минем Мио!" әкияти повесте нигезендә куелачак спектакльгә багышланган түгәрәк өстәл үтте. Аның премьерасы 26-27 ноябрьгә билгеләнгән.

Спектакльне Петербурда иҗат итүче, Русиядә балалар өчен спектакльләр кую белән танылган Екатерина Гороховская сәхнәләштергән. Премьера алдыннан Кариев театрында "Балага театр ни өчен кирәк?" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Сөйләшү барышында бүгенге замана яшьләрен театрга җәлеп итү юллары, бала һәм ата-ана мөнәсәбәте һәм яшь тамашачыга кызык булырлык спектакльләрне сәхнәләштерү кебек проблемнар күтәрелде.

Фикер алышу театрны хәзерге замана балаларына якынайту ысулларын эзләүдән башланып китсә, соңыннан ата-ана һәм бала арасында булган мөнәсәбәт темасына кереп китте.

Ата-аналар да балаларын әкиятләргә бер-берсеннән "котылу" өчен йөртә

"Күп театрлар балаларның игътибарын җәлеп итәр өчен чуклы, кычкырып торган төсле декорация, каты музыка һәм берәр комик персонаждан көлеп утыруга басым ясый. Иң мөһиме - бала көлә, димәк аңа ошый, дип уйлыйлар. Ә асылда ул бала спектакльдәге мәгънәне аңлаганмы, юкмы, ансына карамыйлар. Хәзерге көндә ата-аналар да балаларын әкиятләргә бер-берсеннән "котылу" өчен йөртә. Бу күңелсез, әмма күпчелек очракта шулай. Заманында Сарытау яшьләр театрында ата-аналар, балалар өчен төрле тренинглар оештырыла иде. Театр артистлары, режиссерлар балалар, ата-аналар белән уен, импровизация формасында театрда эш процессының ничек баруы белән таныштыра иде. Костюмнар, реквизит цехларына кереп тамашачы театрның нинди икәнен күреп аның эчке дөньясы белән таныша иде. Ягъни үз тамашачысын үстерә иде. Хәзер моның белән шөгыльләнергә әзер булганнар сирәк", дип үз фикерләрен җиткерде режиссер Екатерина Гороховская.

Тагын бер проблем, социаль челтәрләр киңәю, үзара онлайн аралашу очраклары күбәю сәбәпле балалар да, яшьүсмерләр дә ара-тирә нәрсә һәм ничек булганын белә, ә театрга килгәч тормышта булган вакыйгалар чынбарлыкка туры килмәвен күрә. Әлбәттә, моны күреп яшь тамашачы моны ялган дип атый һәм театрга килергә теләми башлый, ди режиссер.

Айгөл Горнышева (с)
Айгөл Горнышева (с)

Түгәрәк өстәлдә журналист, музыкант Рәдиф Кашапов та бар иде. Ул театр белән кызыксынсам да, социаль челтәрләрдә театр рекламын күргәнем булмады, дип әйтте. Фикер алышуда катнашкан урыс яшьләр театры мөдире Айгөл Горнышева театрларның рекламга акчасы булмавын әйтте: "Популяр социаль челтәрләрдә реклам бирү өчен аена 100 мең сум акча кирәк. Гафу итегез, театрларда мондый артык акча юк. Булдырыр өчен билет бәясен күтәрергә кирәк, ә без аны һәр тамашачы түләп керә алырлык дәрәҗәдә тотарга телибез".

Казандагы театрларда бөтенләй башка энергетика сиздем

Екатерина Гороховская Татарстанда спектакль куюы белән горурлана. Республика театрларында спектакль кую белән Русия театрларында спектакль кую арасында аерма бар, ди ул. Шулай ук режиссер татар теленең матур һәм колакка ятышлы тел булуын әйтте. Хәтта татарча берничә җөмлә дә өйрәнергә өлгергән. "Мондагы театрларда булган энергетика бөтенләй башка, дәртле, ялкынлы икәнен сиздем. Соңгы вакытта мин яшьләрдә энергиянең кимүен сизә идем, бу да минем өчен зур проблем, ә монда килгәч, яшьләрнең бөтенләй үзгә булган табигый, ялкынлы энергиясе белән очрашырга туры килде. Бу мине канатландырды, моны күреп балаларча шатландым", дип сөйләде режиссер.

Астрид Лингренның "Мио, минем Мио!" әсәрендә төп герой - Буссе исемле малайны өлкән яшьтәге пар уллыкка ала. Әмма бу гаиләдә баланы яратмыйлар, Буссе үзен ялгыз хис итә. Көннәрдән бер көнне малай өчен яңа тормыш башлана. Азатлык спектакльне сәхнәләштерүче режиссер белән аралашып, булачак спектакль һәм бүгенге театр сәнгатенә кагылышлы темалар хакында сөйләште.

Екатерина Гороховская
Екатерина Гороховская

— "Мио, минем Мио!" әсәре бүгенге көндәге тамашачы өчен нәрсәсе белән актуаль һәм нәрсә белән яшь күңелне җәлеп итә ала?

— Беренчедән, бу могҗизалы тарих, икенчедән, бу чын тарих. Төп геройның яшьләр арасында популяр персонаж Һарри Поттер белән охшашлыгы да тамашачыны театрга җәлеп итәргә тиеш. Бу тема бик актуаль. Бу әсәр бала ялгызлыгы турында. Бүген, кызганычка, ата-аналар балалар белән фикерләшеп аралашу күренеше сирәк һәм яшүсмер үзен югалган, ялгыз халәттә кебек сизә. Бигрәк тә хәзерге пандемия чорында, чөнки ата-аналар нишләргә белми, иртәгә булачак көнгә ышаныч кимегән, хәтта үз-үзенә дә ышанмаучылар бар. Ә олы кешеләрнең үз-үзенә ышанмавы балаларга икеләтә күчә, моны күреп яшь күңел ябылырга, качарга тырыша. Безнең спектакль авыр шартларда калып алга таба яшәү өчен көч табу һәм җиңүче булып чыгу үрнәге.

— Театрда цензура бармы, сезнеңчә?

Бик еш театр әһелләре үзләре цензура тудыра

— Рәсми цензура юк, дип әйтәбез, әмма бөтенесе барысын да аңлый һәм театрны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен артык кыюланмый. Бик еш театр әһелләре үзләре цензура тудыра. Моны куйсам ошап бетмәс, үткәрмәсләр дигән фикердә торып үз-үзенә кысалар куя башлый. Яисә берәр “шашкан” тамашачы эләгеп, аңа нәрсәдер ошамыйча ул шикаять тә яза ала, ә мондый күренешләр театрга әлбәттә күңелсез йогынты ясый, диючеләр дә бар. Яшермим, мин дә кайвакыт шулай уйлап эш итәм.

— Берәр тамашачы ошатмыйча, шикаять язар дидегез, димәк, театр бүген үз тамашачысыннан курка дигән сүзме? Цензура күбрәк кай тарафтан килә, министрлык, хакимияттәнме, әллә җәмәгатьчелектәнме?

— Ике тарафтан да. Әмма, миңа калса, хакимият тарафыннан басым күбрәктер. Тамашачы тарафыннан шикаятьләр ниндидер аңлашылмаучанлык йөзеннән була ала һәм моны фикер алышулар, аңлатмалар аша хәл итеп була. Ә өстән килгән басымны алай хәл итеп булмый.

— Нинди темаларга алынырга куркалар режиссерлар бүгенге көндә? Мисаллар китерә аласызмы?

Яшьләр берни аңламый, аларга читтән кемдер акча түли, шул сәбәпле алар урамга чыга, дигән фикер бар

— Мин яшьләр өчен драматургия фестивалендә катнашкан идем. Анда "Гиперакузия" пьесасы тәкъдим ителде. Сюжет буенча барабанчы егет ялган һәм икейөзле олылар дөньясы белән очраша. Мәктәпләренә полиция һәм поп килеп балаларны өшкерү эшенә тотына, бер-берләренә әләкләшергә кирәклеген әйтә башлый, аналарның дингә бөтенләй кереп китеп тышкы дөнья белән элемтә өзелү күренешләре бар һәм малайның ул вакыйгаларга каршы торуы, әмма ахыр чиктә шул басымнарга каршы торуы аркасында ул барабанчы егет белән начар хәлләр булуы күрсәтелә. Билгеле, мондый пьесаны беркайчан, бер театрда да куярга рөхсәт итмәячәкләр, чөнки сәяси яктан ул бик ышанычсыз. Иң кызыгы, ярамый дигәне беркая да язылмаган, әмма мондый пьесаны куярга ирек бирмәячәкләрен бөтенесе дә аңлый. Беләсезме, ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, бездә хакимият структуралары дәрәҗәсендә “Яшьләр берни аңламый, аларга читтән кемдер төшендерә, акча түли, шул сәбәпле алар урамга чыга”, дигән фикер йөртү бар. Әмма бу алай түгел. Шуңа күрә, мин әйтеп узган “Гиперакузия” пьесасындагы кебек үз карашы, фикере булган егет турындагы әсәрләргә бер дәүләт театры да алынмаячак.

— Театрлар алга таба да мондый проблемлы темаларга алынмаса, бер биш-ун елдан яшьләр үзен ничек тота башлар соң? Чөнки яшьләрнең чын позицияләренә колак салмыйлар дигән сүз бит?

— Бернинди прогнозлар ясый алмыйм. Мин яшьләрнең нинди булуларын күрәм, үземнең улым аша да, аның дуслары, театр яшьләре аша да. Мин аларга ышанам, һәм алар өчен бик куркам да. Чөнки хәзер безнең белән идарә итүчеләр болай гына үз позицияләреннән артка чигенмәячәк. Ә безнең хәзерге яшьләр алар ачык, уйлый торган, гадел, эзләүчән, яхшылыкка омтылган алар. Биш-ун елдан нәрсә булачагын күз алдыма да китерә алмыйм. Бәлки алар бөтенесе үз позицияләрен яклап урамга чыгып, алар аша танклар узар, бәлки алар без булдыра алмаганны эшли алыр, бәлки бөтенләй башка нәрсәләр барлыкка килер, белмим. Мин бик куркам, дөресен генә әйткәндә, иң мөһиме Александр Володин "Пять вечеров" әсәрендәге кебек әйтмешли, "сугыш кына булмасын".

XS
SM
MD
LG