Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондондагы "Аэрофлот" вәкиле дәүләткә хыянәттә гаепләнә


Архив фотосы
Архив фотосы

Гаебе расланса аңа 12 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.

ФСБ тикшерүчеләре Лондондагы "Аэрофлот" вәкиле Дмитрий Федоткинны дәүләткә хыянәттә гаеплиләр, дип хәбәр итә рәсми чыганакка сылтама белән ТАСС агентлыгы. 22 ноябрь иртәсендә ФСБ сайтында бу турыда мәгълүмат юк иде. ТАСС язуынча, әгәр Федоткинның гаебе исбатланса, ул 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә һәм ярты миллион сум штрафка тартылырга мөмкин.

Федоткин "Русиядәге иҗтимагый-сәяси хәл турында яшерен мәгълүматны" Британия разведкасына тапшыруда шикләнелә. Агентлык билгеләп үткәнчә, Федоткинның эшчәнлеге дәүләтнең яшерен мәгълүматына керү мөмкинлеге бирмәгән.

Федоткин 11 ноябрьдә Мәскәүдәге Лефортово мәхкәмәсе карары нигезендә кулга алына һәм ике айга - 2021 елның 10 гыйнварына кадәр сак астында калдырыла.

XS
SM
MD
LG