АКШ президенты Дональд Трамп генерал Майкл Флиннга “тулаем ярлыкау” бирүен белдерде. Бу турыда ул Twitter-да язып чыкты.
Трампның дәүләт иминлеге ярдәмчесе булып торган Майкл Флинн вазифага билгеләнгәнән соң берничә атнадан ук, 2017 елның гыйнварында урынын бушатырга мәҗбүр булды. Аның Вашингтондагы Русия илчесе Сергей Кисляк белән сөйләшүе турында вице-президент Майкл Пенска дөрес мәгълүмат бирмәгәне ачыкланды.
Соңрак Флинн бу сөйләшүләр вакытында чикләүләр турында сүз булганын, бу мәгълүматны Русиянең АКШтагы сайлауларга катышуын тикшергән ФБР хезмәткәрләреннән яшерүен таныды. Генералга каршы җинаять эше ачылды, аны төрмәгә утыртырга мөмкин иделәр.
Шулай да АКШ махсус прокуроры Роберт Мюллер мәхкәмәгә Флинны ирегеннән мәхрүм итү юлы белән җавапка тартмаска киңәш итте. Гаепләү ягы Флинн Русиянең 2016 ел сайлауларга тыкшынуы турында кыйммәтле мәгълүмат бирде диде.
Махсус прокурор китергән документларда әйтелгәнчә, Флиннан 19 тапкыр сорау алганнар. Бу очрашулар вакытында Трампның элеккеге киңәшчесе тишерүчеләргә “яңа президентның күчеш такымы һәм Русия хөкүмәте түрәләре арасында аралашуның эчтәлеге һәм аларның нинди шартларда баруы хакында мәгълүмат” тапшырды диелә.
Башта Флинн үзен гаепле дип танып, тикшерү белән хезмәттәшлек итте, ләкин соңрак адвокатларын алыштырып, гаебен танудан баш тартты. Быелның маенда Юстиция министрлыгы Флиннан гаепләүләрне алды. Шулай да Флинн эше формаль рәвештә әлегә тәмамланмаган.
Русия илчесе белән сөйләшүләреннән кала, тикшерү Флинның сайлауларга бер ел кала эшчәнлеге активлашуына да игътибар иткән. Мәсәлән, Флинн Russia Today телеканалының 10 еллыгы тантанасында катнашкан, анда ул Русия президенты Владимир Путин янында утырган.
Washington Post газеты белән әңгәмәсендә Флинн Путин белән мөһим әйберләр турында сөйләшмәгәнен, бары кыскача үзенең исемен-вазифасын әйтүен белдерде. Генерал шулай ук журналистларга RT каналында еш кунакта булганга күрә телеканалдан “консультацияләр өчен” акча алуын да сөйләгән иде.
Сайлауларга Русия тыкшынуы турындагы эш кысаларында элегрәк Трампның тагын берничә элеккеге хезмәткәре хөкем ителгән иде, ләкин аларның берсе дә Русия белән сүз берләшүдә гаепләнмәде.