Соңгы елларда кимүгә таба барган икмәк сату күләмнәре быел сизелерлек арткан. Ел ахырына кадәр узган елдагыдан 60 мең тоннага артыграк икмәк сатылуы ихтимал. Бу турыда BusinesStat аналитик ширкәте мәгълүматына таянып Коммерсант яза.
Соң биш елда Русиядә икмәк сату күләме 5,4 процентка кимегән булган. Русия икмәк пешерүчеләр берлеге саннарына карый, 2020 елның беренче тугыз аенда 552,7 млрд сумлык икмәк сатылган, һәм бу узган елдагыдан 2,9 проценка күбрәк булган.
Экспертлар фикеренчә, ипинең күбрәк сатыла башлавы халыкның фәкыйрьләнә баруын күрсәтә. Кризис вакытында кеше арзан һәм туклыклы ризыкка күчә. Русиядә мондый күренеш 2008 елда да күзәтелгән.
Росстат мәгълүматына карый, 2020 елның икенче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре 8,4 процентка, өченче чирегендә – 4,8 процентка кимегән.