Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Бердәм Русия"гә 2021 елда Думада күпчелекне алу бурычы куелган


Русия президенты идарәсе җитәкчелегендә “Бердәм Русия” фиркасенең киләсе елда сайланачак парламентта күпчелекне саклап калу юлларын эзләячәк.

Русия президенты идарәсе “Бердәм Русия” фиркасенә Алексей Навальныйның “Акыллы тавыш бирү” системына каршы көрәшергә һәм киләсе сайлауларда Русия думасында күпчелекне саклап калырга дигән бурыч куйган. Бу турыда президент идарәсенә якын чыганакларга таянып “Медуза” хәбәр итә.

Сайт мәгълүматынча, президент идарәсе киләсе парламентка керергә тиеш дип санаган 50 депутатны җыеп сөйләшкән. Аларга киләсе сайлауда Думада урыннарның өчтән икесен генә түгел, аннан “күпкә артыгрык” өлешен алырга кушылган. Чыганаклар сүзләренә карый, президент идарәсендә Дәүләт шурасы эшчәнлеге өчен җавап бирүче идарә җитәкчесе Александр Харичев моны Владимир Путин тели дип әйткән.

Элегрәк “Бердәм Русия”нең киләсе сайлауларга планнары турында билгеле булган иде. Фирка бер мандатлы бүлгеләрдән 200 депутатын кертергә җыена, тагын 140 урынны исемлекләр аша җыярга туры киләчәк. Моның өчен “Бердәм Русия”гә сайлауларда 62 процент тавыш алу таләп ителә.

Ләкин соңгы елларда русияләрнең “Бердәм Русия”гә ышанычы кими бара. ВЦИОМ уздырган сораштырулар фирканың рейтингы 30 проценттан чак кына артык икәнен күрсәтә.

Тавышларны арттырыр өчен Кремль “Акыллы тавыш бирү” системы белән көрәшәчәк диелә материалда, ләкин моның өчен ниләр эшләнәчәге әйтелми. Тагын бер стратегия – “сайлаулар нәтиҗәсен ничек кирәк шулай күрсәтеп” була торган өч көнлек тавыш бирүне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган электрон тавыш бирүне куллану диелә. Болар белән беррәттән “Бердәм Русия”нең төбәк штаблары башка фиркаләргә каршы пропаганда алып барачак, беренче чиратта КПРФка каршы диелә материалда.

АКШтагы президент сайлау нәтиҗәләре “Бердәм Русия” каршында торган бурычларның үтәлүен катлауландырырга мөмкин дип тә фаразланган. Кремль Дональд Трампның җиңүенә исәп тоткан, ә Джо Байден Русия хакимияте өчен дошмани намзәт булып саналган диелә. Америкадагы сайлаулар Русия эчендәге сәясәтне кырыслатуга да сәбәп булды, мәсәлән, митинглар турында һәм “ят агентлар” турында кануннарга үзгәрешләр кертү шуның йогынтысында башкарылды дип белдергән “Медуза” чыганагы.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG