Accessibility links

Төмән телевидениесендә татар теле өйрәтүче тапшыру чыга башлый


Төмән телеканалында татар теленә өйрәтү тапшыруы исеме
Төмән телеканалында татар теленә өйрәтү тапшыруы исеме

Татар теле дәресләре Төмән өлкәсе телеканалындгы “Яңа сулыш” татар програмы кысаларында чыгачак. Проект Төмән өлкәсе хөкүмәте бүлеп биргән акчага тормышка ашырыла.

"Төмән вакыты" ("Тюменское время") телеканалы татар телен өйрәтүче тапшыру чыгара башлый. "Татар телен бергәләп өйрәнәбез" дип аталган програмның беренче чыгарылышы 5 декабрь көнне булачак.

Татар теле дәресләре Төмән өлкәсе телеканалындгы "Яңа сулыш" татар програмы кысаларында чыга. "Яңа сулыш" алып баручысы, идея авторы Ләйсән Хөрмәтуллина Азатлыкка сөйләгәнчә, дәресләр 5-7 минутлык рубрика рәвешендә булачак.

Проект Төмән өлкәсе хөкүмәте бүлеп биргән акчага тормышка ашырыла.

Тапшырулар "Төмән вакыты" телеканалының студиясендә төшереләячәк. Ул балаларга дәрес бирү рәвешендә бара. Дәресләрне Тубыл педагогия университетын тәмамлаган белгеч, Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге педагогы Гөлфара Гарипова уздыра.

Ләйсән Хөрмәтуллина сүзләренчә, дәресләргә әдәби татар теле дә, Себер татарлары диалекты да өйрәнелә. Беренче тапшыруны шимбә көнне Төмән вакыты белән 16.30 да карап булачак.

Төмән өлкәсе татарларының "Яңа сулыш" програмы җирле телеканалда сигез ел дәвамында чыгып килә. Бу тапшыруны Төмән шәһәрендә генә карап була. Төмән өлкәсенең башка шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр тапшыруны социаль челтәрләрдә карый ала.

XS
SM
MD
LG