Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барселона" уенчысы уйгырларны ирексезләп эшләтүдә гаепләнүче Huawei ширкәте белән килешүен өзгән


Антуан Гризманн (у)
Антуан Гризманн (у)

Каталониянең "Барселона" футбол клубы һөҗүмчесе Антуан Гризманн Кытайда уйгырлар хезмәтен канунсыз файдалануда шикләнелгән Huawei ширкәте белән килешүен өзгән.

Гаджетлар эшләп чыгаручы бу ширкәт үзенең фабрикаларында уйгырларны мәҗбүри эшләтүдә гаепләнә. Моннан тыш, Huawei ширкәтен уйгырлар артыннан күзәтү оештыруда да шикләнәләр. Уйгырлар турында мәгълүматны ширкәт Кытай хакимиятенә тапшырган булырга мөмкин диелә. Бу турыда Sports.ru яза.

Австралиянең стратегия сәясәте институты (Australian Strategic Policy Institute, ASPI) экспертлары Кытайда ким дигәндә 83 халыкара ширкәт фабрикаларында 80 меңнән артык уйгыр ирексезләп эшләтелә дип хисап чыгарган иде. Бу халыкара ширкәтләр арасында Huawei, Apple, BMW, Nike, Samsung, Sony, Volkswagen кебек танылган брендлар аталды.

Австралия галимнәре Кытайда соңгы елда гына да уйгырлар өчен ким дигәндә 61 "тәрбия лагере" төзелгән, Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә барлыгы 380 мең шундый үзәк бар дигән мәгълүмат китерде.

Узган елда "Арсенал" футбол клубы уенчысы төрек егете Мәсүт Өзил уйгырларны кысрыклауларга каршы чыкты. Августта Англия премьер-лигасы "Челси" клубының элеккеге һөҗүмчесе Демба Ба футбол индустриясен Кытайның Синҗан төбәгенең төп халыкларына карата сәясәтен хөкем итеп чыгарга чакырды.

Кытайдагы "тәрбия лагерьлары" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьларына" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

Июльдә Jamestown Foundation Синҗан төбәгендә уйгырлар һәм башка асаба халыклар санын чикләү өчен Кытай хакимиятләре андагы хатын-кызларны балага узуга каршы чаралар кулланырга мәҗбүр итүе хакында хисап чыгарды.

XS
SM
MD
LG