Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татарлар белән эшләү өчен икътисади эшче төркем төзү тәкъдим ителде


Русия паспортында татар телендә кушымта
Русия паспортында татар телендә кушымта

Бүгенгә чит илләрдән өч мең татарны Татарстанга күчерү хупланган.

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән эшләү өчен махсус эшче төркемнәр оешачак. Бу хакта республика президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 11 декабрьдә узган Татарстан президенты каршындагы читттә яшәүче ватандашлар эшләре шура утырышында белдерде. Шуларның берсе икътисади мәсьәләләргә кагылачак.

"Шураның эшчәнлеген камилләштерү өчен төрле юнәлештә эшче төркемнәр оештыру мөмкинлеген өйрәнүне сорыйм. Быел сынау проекты буларак икътисадый хезмәттәшлек буенча эшче төркем булдырырга мөмкин. Утырышларны видеоэлемтә аша һәр квартал саен үткәрергә була", диде ул.

Әсгать Сәфәров тагын берничә тәкъдим белән чыкты. Аерым алганда, ул югары сыйныфта укучылар арасында читтә яшәүче танылган милләттәшләр турында дәресләр үткәрергә чакырды. Бу програмны халыкара мөнәсәбәтләр буенча белем алучы студентларны әзерләүдә, чит илләр белән эшләүче дәүләт хезмәткәрләренең белемнәрен эстәүдә кулланырга мөмкин, дип саный ул.

Дөнья татар конгрессына Русия һәм дөньякүләм билгеле булган татар җәмәгать эшлеклеләре җирләнгән урыннарның каталогын булдырырга кушылды. Шулай ук утырышта яңа елга кадәр Русия төбәкләре татарларына 15 мең дәреслек биреләчәге әйтелде.

Татарстанда хәзер "Чит илдә яшәүче ватандашларның үз ихтыяры белән Татарстанга күченеп килүенә булышлык күрсәтү" дәүләт програмы эшли. Хисаптан күренгәнчә, чит илләрдә яшәүче өч мең татарны Татарстанга күчерү хупланган.

2018 ел ахырыннан програмда катнашырга 1469 гариза кергән. Шуларның 1084е, шул исәптән, 2061 гаилә әгъзасына күченергә булышлык күрсәтеләчәк. Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанга күбрәк Таҗикстан, Үзбәкстан, Казакъстан һәм Кыргызстаннан киләләр. Аларга уртача 32 яшь. Күченүчеләрнең күбесе яшәү урыны итеп Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм Алабуга шәһәрләрен сайлый икән.

Узган елны хисапта Татарстанга күчергә теләүче ватандашларның нибары 35 проценты гына татар булуы язылган иде. Калган 15 проценты - урыс, 11 проценты - үзбәк, 39 проценты - башка милләт вәкилләре.

Татарстанга кайтан ватандашлар арасында эш, торыр җир таба алмый йөрүчеләр дә бар. 1990нчы елларда ирексездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элегрәк Азатлыкка "Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG