Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театрында "Сәйдәш. Йокысызлык" тамашасы күрсәтелде


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Тинчурин театрында "Сәйдәш. Йокысызлык" дип аталган спектакль премьерасы узды. Тамашада Азатлык хәбәрчесе дә булды.

Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшев тууына 3 декабрь 120 ел тулды. 16 декабрь Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма театрында "Сәйдәш. Йокысызлык" тамашасының премьерасы күрсәтелде. Сүз уңаеннан, композитор 1954 елның 16 декабрендә вафат булган.

Тамаша лабиринт формасында тәкъдим ителде. Тамашачыны театрның әле бер, әле икенче бүлмәсенә йөртеп, Салих Сәйдәшевның соңгы елларында кичергән эчке халәте белән таныштырдылар. Тамашаның бер эпизодын хәтта сәхнәгә менеп утырып та карап булды. Пьеса авторлары Луиза Янсуар һәм Резедә Гарипова, спектакльне Резеда Гарипова сәхнәләштерде.

Тинчурин театрында "Сәйдәш. Йокысызлык" тамашасы күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

Тамаша театр холлында оештырылган, композиторның тормыш юлын чагылдырган экскурсиядән башланды. Аны Салих Сәйдәшев исемендәге музей оештырды. Композитор тормышына кагылышлы мөһим вакыйгалар музей хезмәткәрләре тарафыннан ике телдә җиткерелде. Әмма татарча бирелгән мәгълүмат саерак булды төсле, чөнки композитор тормышын үзгәрткән, аның эчке халәтен ачып күрсәткән вакыйгалар урысча бирелде. Экскурсияне караган әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова бу күренешнең үзендә канәгатьсезлек хисен тудыруы хакында сөйләде:

Сәйдәшне ача торган теоретик материал урысча яңгырады, ә татарча бары тик мелодрама әйберләре телгә алынды

— Быел пандемия дигән сәбәп белән күп бөек татар шәхесләренең юбилейлары күмелеп калды. Без хәтерсез халыкка әйләнә барабыз. Шәхесләребезнең бөеклеген ачып күрсәтә алмаган дәрәҗәгә килеп җиттек. Безнең музей Сәйдәш юбилеена әзерләгән програм миндә канәгатьсезлек тудырды. Сәйдәшне ача торган теоретик материал урысча яңгырады, ә татарча бары тик мелодрама әйберләре телгә алынды. Сәйдәшнең бөеклеген татарча сөйләп аңлата алмабыз дип курыктылармы?

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Ни өчен бүген Сәйдәш, Тукай, Илһам Шакиров кебек шәхесләребез тумый? Чөнки без яшь буынны милли нигездән аера барабыз. Совет чорында 70 ел буена милли мәктәбебез юкка чыкты, кызганычка суверенитет вакытында без бу милли нигезебезне кире кайтара алмадык. Әйе, тырыштык, әдәби әсәрләр кайтарылды, музыка өлкәсендә алга барыш күренеп алган иде, әмма җиренә җиткерә алмадык. Без аны системалы рәвештә өйрәнеп җайга салып, гади итеп халыкка җиткерә алмадык.

Халык мәдәнияттән читләштерелә, хәтта мәктәп програмнарына килгәндә дә, музыка дәресләрендә бер дә Җиһанов, Сәйдәшев әсәрләрен өйрәтмиләр. Халыкка суррогат мәдәният бирә башладык та, Салих Сәйдәшевның моңнары театрлардан югала башлады. Ләкин игътибар белән күзләрне ачып карасак, берәр бәйрәм вакытында Сәйдәшев музыкасы яңгырый башласа, халык тын алмыйча тыңлый башлый, чөнки бу — милли аһәң.

Без татар шәхесләребезнең бөек эшләрен чыгарып күрсәтмичә, никтер аларны гел "чишендерергә" торабыз, ягъни аларның тормышларында таплар эзләп табарга тырышабыз. Салих Сәйдәшевның мирасы тулы дәрәҗәдә бәяләнми. Моңа дәүләт җитәкчелеге тарафыннан булган игътибар кирәк.

Халыкны үзебезнең мәдәнияттән читләштерә-читләштерә аның милли холкы үзгәрә

Мин дәүләт җитәкчеләренә, сез кемнәрне тәрбиялисез, үзегезнең гражданнарыгызны кем итеп күрәсез, дигән сорау бирер идем. Халыкны үзебезнең мәдәнияттән читләштерә-читләштерә аның милли холкы үзгәрә. Бу нәрсәгә китерә ала? Русиядә иң чәчәк атучы җир — Татарстан. Сәбәпләре, нәкъ менә халкыбызда булган милли холык.

Тамашаның төп өлеше театрның төрле бүлмәләрендә, сәхнәдә, тамашачы залында узды. Лабиринт тамашаны ике төрле аңлап булды. Беренчесе — театр буйлап йөрү булса, икенчесе — Салих Сәйдәшевның соңгы елларында нинди буталчык халәттә булуын, аның уйлануларын тану булды. Төп герой әлбәттә Сәлих Сәйдәшев иде, һәм сәхнәдә ул берәү генә түгел, ә бишәү иде һәм алар үзара аралашып, анда булган хис-кичерешләрне күрсәтте. Һәр яңа эпизодны авторлар төш буларак тәкъдим итте.

Луиза Янсуар
Луиза Янсуар

Пьеса авторы Луиза Янсуар, әлеге спектакль аша тамашачыны уйландырырга тырышуларын әйтте:

— Җыйган материалларны туплаганнан соң, үзебез өчен бер форма сайладык. Шәхеснең иҗади дөньясына, эчке дөньясына, аның кичерешләр дөньясына кереп карарга тырышу иде бу. Бүгенге заман һәм гомүмән дәвер белән шәхес арасында барган монолог, диалогларны күрсәтергә тырыштык.

Артем Пискунов
Артем Пискунов

Салих Сәйдәшев ролен башкарган артистларның берсе Артем Пискунов, композитор тормышында зур трагедия булмаган, ул үз заманында да, хәзер дә халык күңелендә яши һәм моңа шатланырга гына кирәк, дип әйтте Азатлыкка:

— Рольгә килгәндә, Салих Сәйдәшевның холкын җиткерү җиңел булмады. Спектакльдә биш Сәйдәш, алар һәрберсе үзтөрле, кабатланырга ярамый иде. Сәйдәшнең трагедиясе зур булган дип әйтә алмыйм, чөнки ул үз вакытында да талантлы популяр булган шәхес һәм хәзер дә халыкта популяр. Ул заманның хәзерге вакытта да халыкта билгеле булган шәхесләре Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакыйлар, алар рәтендә Сәйдәшев та бар. Ә бит ул чорның талантлы шәхесләр саны күбрәк, әмма халык телендә нәкъ менә Сәйдәшевлар. Әлбәттә, аның калдырган мирасы тиешле дәрәҗәдә зурланмыйдыр хәзер, әмма әйткәнемчә, халык күңелендә булуы куанычлы күренеш. Сәйдәш турында күп сүзләр, риваятьләр йөри, кемдер аны якты итеп күрсәтергә, кемдер каралтырга тырышып сөйли, ләкин шундый бер әйтем бар — тарихны җиңүчеләр яза һәм алар аны үзләренә уңайлы итеп яза.

XS
SM
MD
LG