Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте татарларның мәчетләр турында сорауларына җавап бирми генә хат юллаган


Мәскәү хакимияте бинасы
Мәскәү хакимияте бинасы

Мәскәү хакимияте татар милли-мәдәни мохтарияте куйган сорауларга җавап бирми генә җавап хаты юллаган.

Мәскәү хакимияте шәһәрнең көньяк-көнчыгыш бүлеге татарлары мохтариятенә Мәскәү хакимиятеннән җавап хаты килгән.

Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш административ бүлгесе татарларының милли-мәдәни мохтарияты Мәскәү хакимиятеннән башкалада мәчетләр төзелешенә рөхсәт бирмәүгә бәйле мөрәҗәгатенә җавап хаты алды. Мөрәҗәгать мэр Сергей Собянинның Мәскәү мэры постында булуына 10 ел тулуына багышланган иде.

Мохтарият рәисе Гаяз Ямбаев имзалаган хатта мэрга өч сорау бирелгән иде.

  • Ни өчен Сез Мәскәүдә җитәкчелек иткән ун ел эчендә йөздән артык православ чиркәүләре төзелгән һәм бер генә яңа мөселман гыйбадәтханәсе дә төзелмәгән?
  • Ни өчен Мәскәү хакимияте православ гыйбадәтханәләргә каршы протест белдергән очракта, аларны төзүдән баш тартмый, альтернатив урыннар сайлый, ә мөселман гыйбадәтханәләренә каршы протест белдерелгән очракта, хакимият аларны төзүдән баш тарта, альтернатив урыннар сайлап тормый?
  • Ни өчен православ динен тотучылар арасында мигрантлар булу Мәскәүдә православ гыйбадәтханәләр төзүгә каршы аргумент булып тормый, ә мөселман динендәгеләр арасында мигрантлар булу мөселман гыйбадәтханәләрен төзүдән баш тарту аргументы булып тора?

Җавап урынына мэрия Русиядә гамәлдә булган кануннарны төгәл үтәү турында, гыйбадәт биналарын төзү һәм дини берләшмәләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу турында гомуми кулланылыштагы норматив актлар исемлеген җибәргән. Хатта шулай ук 2015 елда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен, 2020 елда Мемориаль мәчетне үзгәртеп төзекләндергәннән соң файдалануга тапшыруга ике рәсми рөхсәт бирелү турында языла. Шулай ук хакимиятнең мөселман оешмаларына социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүе, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре уңаеннан киңкүләм чаралар үткәрергә ярдәм итүе искә алына.

XS
SM
MD
LG