Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телендә күп хаталар белән язылган Яңа ел бүләкләре өчен гафу үтенә


Яңа ел бүләгендәге язу
Яңа ел бүләгендәге язу

Барлыгы 21 миллион сумлык 153 мең бүләк әзерләнгән.

Казан мәктәпләрендә Яңа елга өләшенә торган татлы күчтәнәчләрнең татарча котлау текстында күпсанлы хаталар җибәрелгән. Бу ялгышларга драматург, язучы Сөмбел Гаффарова игътибар иткән.

Күчтәнәч тартмасында "бәйрәм" урынына "байрам", "белән" урынына "белан", "сезгә" – "сезга", "әкият" – "акият" дип язылган. Төп язуда да зур хәрефләр белән "ЯҢА ЕЛ БЕЛЭН" диелгән.

Мэрия Гаффарованың бу турыда соравына җавабында балалар һәм ата-аналардан гафу үтенүен белдерә. "Килештерү вакытында хата җибәрелгән. Җаваплы затлар дисциплинар җәзага тартылачак. Мәгариф идарәсе балалар һәм ата-аналардан ихластан гафу үтенә", диелә", мэриянең җавабында.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгече Лина Зиннәтуллина Азатлыкка әлеге Яңа ел бүләкләрен әзерләүгә тендерны Мәскәүдә урнашкан ширкәт отканын белдерде.

Азатлык ачыклаганча, Яңа елга бүләкләрне әзерләү эшен "ЛюксТоргСПМ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте откан. Ширкәт һәрбесе 138,04 сум торучы 142 992 данә күчтәнәч әзерләгән. Казан мәктәпләрендә таратылачак күчтәнәчәләргә барлыгы 21 млн сумнан артык акча бирелгән.

"ЛюксТоргСПМ" ширкәтендә Азатлыкка бу эшне алар башкарганын расладылар, ләкин шуннан тыш нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарттылар.

XS
SM
MD
LG