Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы драма театры Шамил Идиятуллинның “Брежнев шәһәре” романы нигезендә спектакль чыгара


80нче еллардагы Чаллы яшүсмерләре тормышы турында романны сәхнә өчен режиссер Олег Кинҗәголов әзерләгән.

Чаллы татар драма театры урыс телендә иҗат итүче татар язучысы Шамил Идиятуллинның "Брежнев шәһәре" романы нигезендә спектакль чыгара. "Шәhәр. Нокта. Брежнев" дип аталган спектакльнең премьерасы 28 декабрьгә билгеләнгән. Тамаша 14+ дип тамгаланган.

Шамил Идиятуллинның "Брежнев шәһәре" китабы Чаллыда совет чоры балаларының тормышын сурәтли. Әсәрдә Артур исемле яшүсмер турында сүз бара. Ул Чаллы "комплекс"ларында, өстенә "күфәйке" киеп, башка малайлар белән сугышып үсә, беренче мәхәббәт һәм беренче хыянәт кичерә.

2017 елда чыккан роман "Большая книга" бүләген алган иде.

"Реальное время"га аңлатмасында Идиятуллин Чаллы татар драма театры спектакле премьерасын күрәсе килүен әйткән.

"Бик кызык һәм минем өчен күңелле, әлбәттә. Чакырырлар дип өметләнәм, һәм кайта алырмын дип. Спектакль нинди буласын бөтенләй белмим, ләкин бу бөтенләй башка әсәр булачагы ачык, ул романның инсценировка авторы сайлап алган кисәкләреннән төзеләчәк. Бу нормаль әйбер, башкача эшләнми. Нәрсә сайлап алынган һәм нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын белмим, шуңа үземә дә кызык. Мин, әлбәттә, театрга сайлауга, интерпретацияләргә һәм гамәлләргә тулы хокук бирдем" дип сөйләгән автор.

Шулай ук ул "Брежнев шәһәре" романы нигезендә фильм төшерү хокукын зур бер продакшн ширкәткә сатканын да әйткән.

Шамил Идиятуллин – журналист, язучы. Сембер шәһәрендә туган, Чаллыда үскән. Әти-әниләре КамАЗ төзүдә катнашкан. Шамил Идиятуллин журналист каләмен "Известия Татарстана" газетында чарлаган, аннары "Коммерсант" газетының Казандагы редакциясе җитәкчесе була. 2003 елдан Мәскәүдә яши, "Коммерсант"ның төбәк редакциясен җитәкли.

"Татарский удар" дип аталган беренче романы 2004 елда чыкты, аннары "Эра Водолея", "СССР" романнары дөнья күрде. Бу әсәрләре "Национальный бестселлер", "Большая книга", "Интерпресскон" һәм "Бронзовая улитка" премияләре исемлекләренә керде.

Быел Шамил Идиятуллинның "Бывшая Ленина" дип аталган романы да "Большая книга" бүләген алды.

Шамил Идиатуллинның "Брежнев шәһәре" романы Чаллы татар драма театрында сәхнәгә куелачагын җәен язучы үзе хәбәр иткән иде. "Город Брежнев" татар телендәге спектакль булачак. Чаллы дәүләт татар драма театры көзен яңа сезонын яңа бинада һәм яңартылган репертуар белән ача, шул исәптән роман нигезендәге спетакль белән" дип язды ул.

Чаллы татар драма театры сентябрьдә төзекләндерелгән яңа бинасына күчте. Аңа кадәр театрга татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев исеме биреләчәге билгеле булды.

XS
SM
MD
LG