Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үлемнәр саны арту ягыннан Идел буе федераль бүлгесендә беренче урынга чыккан


Росстат саннарына караганда, гыйнвардан ноябрьгә кадәр республикада 48 453 кеше үлгән.

Росстат 2020 елның 11 аенда Русия төбәкләрендә булган үлемнәр санын чыгарды. Шулай ук ул узган елның шул вакыт аралыгындагы үлемнәр саны белән дә чагыштыру китергән.

Быелның гыйнварыннан ноябренә кадәр республикада 48 453 кеше үлгән. Бу узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 9 202 (23,4 процент) кешегә күбрәк. Шул ук вакытта ил күләмендә үлемнәр саны 13,9 процентка арткан, ә Идел буе федераль бүлгесендә – 17 процентка. Бүлгедә Татарстан беренче урынны алып тора, аннан соң Самар өлкәсе (21,8%), Оренбур өлкәсе (19,6%), Чуашстан (19,1%) һәм Башкортостан (18,7%) килә.

Русиядә үлемнәрнең иң күбәйгән чоры ноябрь булган. Татарстанда бу айда 5 848 кеше үлгән, узган ел бу сан 3 350 кеше булган. Үлемнәр артымы 74,6 процент тәшкил иткән. 2019 елның ноябре белән чагыштырганда үлүчеләр саны 55,6 процентка арткан, Идел буе федераль бүлгесендә – 66,1 процентка.

Бу күрсәткеч ягыннан Татарстан бүлгедә өченче урынга чыккан. Аның артыннан Оренбур өлкәсе килә (артым 92,7 процент булган) һәм Самар өлкәсе (79,7 процент).

Росстат мәгълүматларынча, Русиядә быел ноябрь аенда, былтыргы шул ай белән чагыштырганда, үлемнәр 78 меңгә артыграк булган. Статистика оешмасы белдерүенчә, аларның 35 меңе теге яки бу кимәлдә коронавирус белән бәйле. Калганнары ни сәбәпле үлгәне аңлатылмый.

Октябрьдә "артык үлемнәр" 48 мең булган иде, ә 2020 елның 11 аенда - якынча 230 мең.

XS
SM
MD
LG