Accessibility links

Кайнар хәбәр

"BEZ.teatr" студиясе: "Театр сәнгате аша балада телгә мәхәббәт уятырга телибез"


"BEZ.teatr" театр-студиясе
"BEZ.teatr" театр-студиясе

Казанда балалар өчен "BEZ.teatr" театр студиясе ачылды. Ике ай элек кенә эшли башлаган студия ата-аналар өчен беренче ачык дәрес үткәрде. Бу ачык дәрестә Азатлык хәбәрчесе дә булып кайтты.

"BEZ.teatr" студиясен булдыручылар — Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова балаларны театр осталыгына өйрәтә. Студиядә ике төркем — татар һәм урыс төркемнәре. Татар төркемендә хәзерге вакытта тугыз бала шөгыльләнә, иң кечкенәсенә биш яшь.

Биредә балалар сәхнә телен, ритм ишетү, партнерлык хисен тою, актерлык осталыгын үзләштерә. Ачык дәрестә балалар остазлары белән бергә физик һәм эмоциональ яктан үсеш бирә торган төрле күнегүләр, дәреснең икенче өлешендә Шәүкәт Галиев шигырьләреннән торган театраль тамаша күрсәтте.

Казанда "BEZ.teatr" студиясе эшли башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

"BEZ.teatr" студиясенең татар төркеменә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның кызы Ләйлә дә йөри. Ачык дәресне карарга килгән Фәрит Таишев, биредә күргәннәр бик куандырды, диде Азатлыкка:

— Дөресен генә әйткәндә, моңарчы безне монда кертмиләр иде, шуңа күрә балаларның нәрсә эшләгәннәрен белми идек. Хәзер карап узгач, никадәр кызыклы күнегүләр, уеннар аша өйрәтү алып барылганын күрдек. Иң мөһиме — барысы да татар телендә бирелә, шунсы да безнең өчен бик сөенечле, чөнки гаиләдә татар теленә игътибарны күбрәк бирергә тырышабыз.

Ләйлә Таишева
Ләйлә Таишева

Татар төркемендәге иң кечкенә укучыга биш яшь. Биш яшьлек Зиләнең әнисе Рәмзия Шакирова, бу студиягә йөри башлаганнан соң кызында булган үзгәрешләр хакында сөйләде:

Бер ай йөргәннән соң бала өйдә татарча сөйләшә башлады

— Мин үзем театрга йөрергә, спектакльләр карарга бик яратам. Зилә балалар бакчасында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә яратты, моны күреп, театр юнәлешенә бирү фикере бар иде. Балалар бакчасында урысча өйрәнгәч, кызыбыз татар телен оныта башлады. Узган ел аны башка бер мәдәният үзәгенә йөртә идек, әмма анда да барлык дәресләр урысча иде. Дөресен генә әйткәндә, баланы көчләп йөрттек дисәк тә була, Зилә анда теләр-теләмәс йөрде. Быел социаль челтәрләрдән "BEZ.teatr" студиясе ачылуын белгәч бирегә яздырдык, һәм ни гаҗәп, кызыбызга бик ошады, беренче дәрестән соң, икенче дәрес кайчан була, дип куанып кайтты бала. Бер ай йөргәннән соң шулкадәр зур үзгәрешләр сизә башладым, бала өйдә татарча сөйләшә башлады, элек урамда татар телендә сөйләшергә ояла иде, ә хәзер киресенчә балалар бакчасыннан кайтканда да татарча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап кайта.

Биш яшьлек Зилә Шакирова
Биш яшьлек Зилә Шакирова

"BEZ.teatr" студиясен ачып җибәргән Зилә Вәлиева белән Миләүшә Шәйхетдинова да, балалар арасында татар телен үстерергә кирәклеге теләгеннән башланып киткән эш бу, дип әйтә.

Балалар театр сәнгате, сәхнә, эмоция аша татар телен яхшырак үзләштерә

— Күп кеше, татар теле югала, мәктәпләр ябыла, дип әйтеп килә. Татар театры сәнгате аша, татар әсәрләре аша балаларга телгә карата мәхәббәт уятырга телибез. Балаларны өйрәтер өчен бу өлкәдә тәҗрибәбез дә җитәрлек, шуңа күрә хәлебездән килгәнне эшлибез, татар телен үстерүгә үз өлешебезне кертәбез шулай итеп. Балалар татар телен театр сәнгате, сәхнәдә уйнау аркылы, эмоция аша яхшырак үзләштерә, бу балага татарча фикер йөртергә өйрәнү өчен бик файдалы ысул, ди Миләүшә Шәйхетдинова.

Миләүшә Шәйхетдинова
Миләүшә Шәйхетдинова

Әлеге театр-студия тулысынча шәхси проект. Студия урнашкан бина өчен оештыручылар аренда түли, булган барлык чыгымнарны каплау да алар өстендә, шул сәбәпле бирегә йөрү түләүле, аена дүрт мең сум. Кайбер ата-аналар һәр айны мондый бәяне түли алмау сәбәпле, балаларын бирегә йөртүдән туктатырга мәҗбүр булган, дип әйтә Зөлфия Вәлиева.

Кайбер ата-аналар аена дүрт мең сум түләүне күпсенде

— Безгә йөрергә теләк белдерүчеләр бик күп, кайберәләре йөреп тә алдылар, алар арасында телне әйбәт белүче, талантлы балалар да бар иде, әмма ата-аналары түләүне күпсенделәр. Мәдәният министрлыгыннан, әйтик студияне ачуда, бюджет урыннары булдыруда ярдәм күрсәтелсә иде, телебезне, мәдәниятебезне сөюче балалар саны да артыр иде, минемчә, чөнки әйткәнемчә, йөрергә теләк белдергәннәр бик күп, ди Зөлфия ханым.

Зөлфия Вәлиева
Зөлфия Вәлиева

Бирегә йөргән балаларның ата-аналарының бөтенесе дә балаларында уңай якка булган үзгәрешләр күрүләрен әйтә. Шулай ук Казанда татар телле театр-студиясен табу авыр, дип тә әйтә. Сүз уңаеннан, андыйлар Казанда икәү генә һәм аларның берсе — "BEZ.teatr". (Икенчесе — Татарстан театр әһелләре берлеге каршындагы "Нур" балалар татар театр студиясе — ред.)

Сиринә Петренконың оныгы Сәйдә Петренко монда ачылыш вакытыннан бирле шөгыльләнә. Оныгының театр сәнгате буенча үсеш алганын күрү, бик сөенечле, ди Сиринә ханым:

Хөкүмәт финанс ярдәм күрсәтсә, мондый студияләргә күбрәк бала тартылыр иде

— Сәйдә шушы студиягә йөри башлаганнан соң, татар теленә күбрәк игътибар бирә башлады, сөйләшкәндә дә күбрәк матур татар сүзләрен куллана башлады, без моңа куанып туя алмыйбыз. Казанда шундый профессиональ дәрәҗәдә белем бирә торган студия юк. Татарстаныбызның ике атказанган артисты ачкан студиягә үсәргә мөмкинлек бирсеннәр иде. Әгәр дә министрларыбыз да финанс яктан ярдәм күрсәтсә, мондый студияләргә күбрәк балалар тартылыр иде дип уйлыйм.

"BEZ.teatr" театр-студиясе
"BEZ.teatr" театр-студиясе

XS
SM
MD
LG