Accessibility links

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемиянең икенче елы авыррак та булырга мөмкин дип кисәтә


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы логотибы
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы логотибы

Хәзерге вакытта пандемия Төньяк һәм Көньяк Америкада көчлерәк таралган.

Яңа төр коронавирус инфекциясенең икенче елы беренчесенә караганда авыррак булып чыгарга мөмкин дип белдерде Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) гадәттән тыш хәлләр програмы мөдире Майкл Райан. Аның чыгышы оешманың Твиттерында алып барылды.

Райан сүзләренчә, Төньяк Америка һәм Европада суыклар күзәтелә, кешеләр салкыннан качып биналарда утырырга мәҗбүр, бу социаль катнашуны көчәйтә. Әлеге хәл күп илләрдә вирус таралуын арттыра диде оешма вәкиле.

WHOның COVID-19 белән бәйле сорауларга җавап бирүче техник мөдире Мария Ван Керкхове Яңа ел бәйрәмнәреннән соң кайбер илләрдә коронавирус таралу белән бәйле вәзгыять тагын да начараерга мөмкин дип кисәтте.

Аннан алда WHO атналык хисабында 4-10 гыйнварда коронавирус йоктырулар рекордлы биш миллионга үсте дигән сан китерде. Аңа кадәр ике атна дәвамында ачыкланучы яңа очраклар кимеп бара иде. 4-10 гыйнварда коронавирус дөньяда 85 мең кешенең гомерен өзгән. Чир йоктыруның яңа очракларының 51 проценты һәм үлемнәрнең 45 проценты Төньяк һәм Көньяк Америкага туры килгән диелә.

14 гыйнварга Русиядә барлыгы 3 495 816 кешедә COVID-19 рәсман расланган, узган тәүлектә тагын 24 763 кеше чирләгән. Эпидемия дәвамында 63 940 кеше үлгән, соңгы тәүлектә 570 кеше вафат булган.

Башкортстанда барлыгы 21 402 очрак рәсман теркәлгән, хәзерге вакытта 5130 кеше авыруның актив фазасында диелә. Тәүлек эчендә яңа 167 очрак ачыкланган, авыру башланганнан бирле барлыгы 161 кеше үлгән дигән сан китерелә.

Татарстанда, Русия статистикасына ярашлы, 14541 кеше COVID-19 йоктырган, узган тәүлектә 92 кешедә вирус ачыкланган. 218 кеше пандемия корбаны булган. 3209 кеше хәзерге вакытта чир белән көрәшә диелә.

XS
SM
MD
LG