Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстан мәгариф министрлыгы студентлардан протест чараларына мөнәсәбәтләре турында сораштыру уздырылуыннан хәбәрдар түгел


Каршылык чараларында катнашучы яшьләр
Каршылык чараларында катнашучы яшьләр

Министрлык бернинди дә күрсәтмәләр бирелмәвен әйтә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Казан уку йортларында канунсыз протестларга мөнәсәбәт турында үткәрелгән сораштырулардан хәбәрдар түгел. Министрлык бу турыда бернинди күрсәтмәләр дә бирмәгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Бүген Телеграм каналларының берсендә Казан уку йортлары студентлары арасында аноним сораштыру турында хәбәр чыкты. Автор берничә сорау фотосурәтен бастырды, аларның берсендә: "Сез рөхсәтсез митингларга ничек карыйсыз?" диелгән.

Фото кайда һәм кайчан ясалганы күрсәтелмәгән.

"Без анкета үткәрү өчен бернинди күрсәтмәләр дә бирмәдек, Казан мәгариф бүлеге шулай ук", дигән министрлыкның матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Казан башкарма комитетының мәгариф бүлеге шулай ук мондый сораштыру оештыру турында күрсәтмәләр бирмәвен әйткән.

"Татарстан Студентлар Лигасы" 23 гыйнварда узган протестлардан соң күп мөрәҗәгатьләр булуын әйтте. Студентлар чарада катнашкан өчен уку йортыннан куылу белән янаулар турында сөйләгән.

23 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны азат итүне таләп итеп Русия шәһәрләрендә каршылык чаралары узды. Тоткарланучылар саны белән Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. Якшәмбе һәм дүшәмбедә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе барлыгы 200 кешегә штраф һәм сак астына алу җәзасы биргән. Тоткарланучыларның күпчелегенә 10 мең сум штраф сугылган. Тоткарланучылар арасында журналистлар да күп иде.

XS
SM
MD
LG