Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Гафурига багышланган бәйгедә Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Радмир Шәйхетдинов җиңде


Сәйдә Мөхәммәтҗанова (с), Радмир Шәйхетдинов, Люция Камаева
Сәйдә Мөхәммәтҗанова (с), Радмир Шәйхетдинов, Люция Камаева

4 февраль "Без Мәҗит Гафурины укыйбыз" дип аталган халыкара нәфис сүз бәйгесенә йомгак ясалды.

Чара Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының кече залында узды. Бәйгедә Гран-при Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр өчен Казаннан Сәйдә Мөхәммәтҗановага һәм Мәскәүдән Радмир Шәйхетдиновка тапшырылды. Бүгенге чарада Сәйдә Мәҗит Гафури сүзләренә язылган "Бер гашыйкның сүзләре" җырын башкарды.

Бәйгене оештыручы Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева сүзләренә караганда, чарада бик күп илләрдән һәм Русия төбәкләреннән катнашканнар. "Бәйгедә 14 илдән, шул исәптән, Франция, Австралия, Македония, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Беларус кебек дәүләтләрдән катнаштылар. Алар Мәҗит Гафуриның үз телләренә тәрҗемәдә, яки татар, башкорт, урыс телендә шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә 5 яшьтән алып 85 яшькә кадәр кешеләр катнашты", диде Люция Камаева.

Бәйге барышында Мәҗит Гафурины татар-башкорт арасында бүлешү булмады. Чыгышларда Мәҗит Гафуриның Габдулла Тукайдан кала икенче шагыйрь булуы аталды, Башкортстанның беренче халык шагыйре исеме Мәҗит Гафурига бирелүе ассызыкланды.

Узган ел үткән фәнни-гамәли конференциядә башкорт галиме, филология фәннәре докторы Гыйният Кунафин "Мәҗит Гафури — татар-башкорт шагыйре түгел, ул башкорт-татар шагыйре" дип чыгыш ясаган иде.

Чарада Дөнья башкортлары корылтае һәм татар конгрессы вәкилләре дә катнашты һәм җиңүчеләргә бүләк тапшырды. Татар конгрессы Сәйдә Мөхәммәтҗановага Мәҗит Гафуриның туган ягы – Гафури районының Җилем-Каран авылына сәяхәт оештырды. Кичәдә Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Радмир Шәйхетдиновка иң зур бүләк дип Мәҗит Гафури эчеп үскән Каран чишмәсе суын тапшырдылар.

XS
SM
MD
LG