Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары Төмән өлкәсе губернаторыннан урманнарга керүне тыюга бәйле очрашу сорый


Төмән шәһәрендәге Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары өлкә губернаторы белән очрашу сорый. Алар өлкә җитәкчесе белән халыкка урманнарга керүне чикләү турында сөйләшергә тели. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор исеменә шундый мөрәҗәгать юлланган. 

Халкы урманнан җиләк-гөмбә җыеп көн күрүче татар авыллары вәкилләре, Себер татарлары автономиясе, башка иҗтимагый оешмалар катнашында очрашу оештырырга кирәк диелә мөрәҗәгатьтә.

"Сунарчылык алып барыла торган җирләрне бүлгәндә җирле халыкның мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган. Алар гасырлар буе үз гореф-гадәтенчә аучылык, балыкчылык, кыргый үсүче үләннәр җыю белән шөгыльләнә. Өлкәнең ерак һәм барып җитү авыр булган районнарыда бу халыкның бердәнбер яшәү чыганагы булып тора. Сунарчылык җирләре җирле халык белән килештермичә арендаторлар тарафыннан кулланылуга тапшырыла. Арендаторлар, бу җирләрне алгач, аларны үзенең шәхси милке дип саный башлый һәм басым ясый, җирле халыкны эзәрлекли, куркыта. Шул ук вакытта мондагы авыллардагы халык үз ата-бабалары тапкан җирләрне, гомер буе алар яшәү өчен җайлаштырган, кәсеп иткән урыннарны тартып алалар дип саныйлар" дип язган мөрәҗәгать авторлары.

Халык белән очрашу һәм бу турыда сөйләшүләрдән качулар ызгыш китереп чыгарырга мөмкин ди авторлар.

Алар бу хәл килеп тумасын өчен берничә тәкъдим дә керткән. Шуларның берсе – авыл тирәсендә 15-20 км әйләнәсендә җирләрне һәркем ирекле кереп йөри ала торган итәргә. Кыргый хайванннарга һәм кошлар ауларга лицензияләр бүлгәндә күпмедер санда квоталарны җирле аучыларга бирергә. Шушы радиус эчендә җирле халыкка ауган-корыган агачларны утынга җыярга рөхсәт итәргә. Аучыларга исә җирле халык өчен керергә авыр булган һәм ерак урыннарны бирергә.

Хат авторлары әлеге чаралар авыл халкы арасында социаль киеренкелекне йомшартыр дип өметләнә.

2020 елның сентябрендә Төмән өлкәсе Вагай районының Икенче Вагай, Бигеш, Күбәк авылларында яшәүче Себер татарларына үз авыллары янындагы урманнарга ауга йөрүне тыйганнар иде. Ау кишәрлекләренә керә торган юлларда шлагбаумнар урнаштырылды. Үз авыллары тирәсендәге урманнарның чит кулларга тапшырылып, киртәләп алынуы татарлар өчен һич көтелмәгән хәл булды. Сунарчылык, балыкчылык, шифалы үләннәр, чикләвек, гөмбә һәм җиләк җыю кәсебе Себердә яшәүче татарларның күпчелеге өчен көн күрүнең бердәнбер чыганагы булып тора. Биредә урманга керү юллары ябылса, Себер татар авыллары юкка чыгарга мөмкин. Әлеге авылларда яшәүчеләр урманның хосусый кулларга тапшырылып, киртәләп алынуына каршы чыкты.

Аннан алда Төмән шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин да Русия президентының Урал федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Владимир Якушевка мөрәҗәгать итеп, килеп туган хәлне чишү өчен Төмән өлкәсе сазлыклы районнарында яшәүчеләр белән очрашуын үтенгән иде.

XS
SM
MD
LG