Accessibility links

"Башкорт та, татар да, урыс та түгел. Төп максатыбыз — республика"


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда "Башкортстан патриотлары" дип аталган яңа иҗтимагый берләшмә төзелде. Яңа оешманың максатлары турында оештыручылары белән сөйләштек.

6 февраль узган оештыру җыелышында өч дистәдән артык кеше катнашкан. Ләкин аларның исем-шәрифләре аталмый, чарада катнашучыларның фотосурәте дә юк. Оешманы оештыручылар Азатлыкка моны эзәрлекләүләр булмасын өчен эшләүләрен әйтте. Оешманы өч кеше оештырган булып чыкты, алар – Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Сәгыйть Исмәгыйлов һәм Гарифулла Яппаров.

Җыелышта берләшмәнең низамнамәсе каралды һәм кабул ителде, җитәкче органнары: президиум, аның рәисе, башкарма орган – идарә, идарә рәисе, ревизия комиссиясе сайланды. Оешманың програмы гомум җыелышта каралачак.

Утырышта башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә ярдәм күрсәткән Илмира Бикбаевага басым башлану сәбәпле, аны якларга дигән карар чыгарылды. Шулай ук Зәки Вәлидигә һәйкәл кую турында хөкүмәт карарын тормышка ашыру тәкъдиме белән чыгу карар ителде.

Соңгы вакытта Башкортстанда бер-бер артлы яңа иҗтимагый оешмалар төзелә. Узган ел экстремист дип гамәлдән чыгарылган "Башкорт" оешмасының элекке рәисе Фаил Алчынов экология оешмасы төзү ихтималын белдергән иде. Узган ай "Республика" дигән яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт оештырылды. Башкортларның берләшү урынына төрле оешмаларга бүленү сәбәпләрен "Башкортстан патриотлары" берләшмәсенең җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм матбугат үзәге җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов Азатлыкка шулай аңлатты:

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Экологик оешма төзелмәде. Төзелсә дә аның максаты башка булыр иде. Дөнья башкортлары корылтае – хакимият оешмасы, ул милләт мәнфәгатьләре өчен эшләми. Күптән түгел оешкан "Республика" хәрәкәтенең лидерларын гына күргәнебез бар, аларның эшләрен белмибез. Ул хәрәкәт белән безнең максатлар да туры килми. Алар Башкортстан башлыгын отставкага җибәрүне күтәрде. Без исә Радий Хәбировны республика башлыгы буларак таныйбыз, ул республика һәм милләт мәнфәгатен якласын өчен аңа ярдәм итәргә, күрсәтеп, төртеп торырга, кирәк булса, аны әрләп торырга кирәк", диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Башкортстанда "Русия патриотлары" фиркасенең бүлекчәсе дә эшли. Аны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов җитәкли. Азатлык "Башкортстан патриотлары" берләшмәсен оештыручылардан исемендә "патриот" сүзе булган тагын бер хәрәкәт оештыру максаиын да белеште.

"Башкортстан патриотлары"ның президиумы рәисе Сәгыйть Исмәгыйлов:

Сәгыйть Исмәгыйлов
Сәгыйть Исмәгыйлов

"Русия патриотлары" фиркасе империя тарафдары дип беләм. Ә "Башкортстан патриотлары" – федерализм яклы. Белүегезчә, Башкортстан Русияне оештыручы тәүге төбәкләрнең берсе булып тора. Без федераль корылышны яклыйбыз, ә "Русия патриотлары" унитар Русия, хакимият вертикален ныгыту яклы. Без алар белән төрле карашта торабыз, максатларыбыз да төрле. Без низамнамәне юстиция министрлыгына тапшырачакбыз, ләкин юридик зат буларак теркәлергә җыенмыйбыз, оешма каршында хәйрия фонды ачарга булдык. Фондка килгән акчалар оешманың президиумы тарафыннан тиешле юнәлештә файдаланылачак. Мәсәлән, адвокатлар хезмәтенә, бина арендалауга.

Белүегезчә, Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акчалата ярдәм иткән иделәр. Мөселманнарда авыр хәлдәгеләргә ярдәм итү гадәте бар. Ә аны экстремистлыкны финанслау дип исбат итмәкче булалар. Кеше ихластан ярдәм иткән. Дилмөхәммәтовның әнисенә йөзләрчә кеше акча күчергән. Ул вакытта Айрат экстремист дип хөкем ителмәгән иде. Әнисенә ярдәм итүнең ни гаебе бар? Ул пенсиягә яши. Фатирга да түләргә, яшәргә дә, улына да ярдәм итәргә кирәк. Мөселманнарның сәдака бирүе җинаять була алмый. Мөселман якыннарына ярдәм итәргә тиеш. Мондый хәлләр булмасын өчен хәзер фондка акча күчерәчәкләр, ә президиум кемгә күпме ярдәм итәргә кирәклеге турында карар чыгарачак", диде Сәгыйть Исмәгыйлов.

"Башкортстан патриотлары"ның идарә рәисе Гарифулла Яппаров:

Гарифулла Яппаров
Гарифулла Яппаров

"Русия патриотлары" фиркасен беләм, безнең ул фиркага бернинди катышыбыз да юк. Ул хакимият яклы фирка, үз мәнфәгатьләре сагында тора, үзләренең максаты һәм бурычлары. Ә безнең үз макасатыбыз – ул Башкортстан территориясендә яшәгән халкының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау. Без бар җәмәгатьчелек оешмалары һәм берләшмәләрен үз канатыбыз астында тупларга дигән максат куйдык. Аерым-аерым гына проблемнарны чишеп булмый. Без берләшеп полиция һәм чиновниклар башбаштаклыгына каршы торырга тиеш", диде Гарифулла Яппаров.

"Башкортстан патриотлары"ның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм матбугат үзәге җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов:

Умыртка сөяген башкортлар тәшкил итәчәк

"Русия патриотлары" – Русиянең ватанчылары булса, без – Башкортстан ватанчылары. Бу милли башкорт оешмасы гына булмаячак. Исеме дә шуңа "Башкорт ватанчылары" түгел, ә "Башкортстан ватанчылары" оешмасы. Оешмага милләтенә, диненә, яшенә, нинди фиркадә торуына карамастан һәркем керә, эшендә катнаша, теләктәшлек күрсәтә ала. Әлбәттә, аның умыртка сөяген башкортлар тәшкил итәчәк, чөнки оештыручылар – башкорт аксакаллары. Элек "туфраклы фикер" дигән төшенчә булган, без дә туфрактан, җирдән чыгып оешабыз. Язын үләнгә кушмасалар да җирне тишеп чыккан кебек, без дә туфрактан чыктык.

Башкорт та, татар да, урыс та түгел. Безнең максат – республика

Безнең оешу хакимияткә уңайлы булмас дип уйлыйм. Алар җәмгыятьтән куркалар. Гражданнар җәмгыяте төзибез диләр, ә үзләре җәмгыятьтән уттан курыккан кебек куркалар. Чөнки гражданнар җәмгыяте – ул халык. Халык сүзен сөйләү, халык фикерен белдерү. Безнең төп максат – республика. Шуңа күрә без башкорт та, татар да, урыс та түгел, ә республика иҗтимагый берләшмәсе. Безнең максат – республика, аның дәүләтчелеге. Республикага, әгәр теләсә, хакимияткә дә ярдәм итү. Республика яшәячәге турында халыкка өмет салып хакимияткә ярдәм итә алабыз.

Республика, федерализм идеясен алга куябыз

Безнең республиканы Ленин да түгел, большевиклар да түгел, ә җирдән чыккан башкортлар мылтык тотып төзегән. Хәзер мылтык кирәкми, хәзер идеяләр сугышы заманы. Без республика, федерализм идеясен алга куябыз. Програмны әлегә кабул итмәдек. Конституциягә нигезләнеп дәүләтчелекне һәм федерализмны ныгыту, федератив килешүне, вәкаләтләрне бүлешүне яңарту, республиканың икътисади мөстәкыйльлеген ныгыту, авылны саклау, авыл хуҗалыгын күтәрү, рухиятне, мәдәниятне үстерү, телләрне саклау – эш юнәлешләребез булып тора. Сүз башкортларныкын гына саклау турында бармый, ә барлык республика халыкларының телләрен, мәдәниятен, үзгәлеген саклау турында бара.

Без төньяк-көнбатыш диалектына каршы. Безгә икенче башкорт теле кирәкми. Бу күпердә ике тәкәне бәрелештерү кебек

Без икенче башкорт теленә каршы. Икенче башкорт теле дип төбәкләрдә яшәүчеләрнең телен әйтүем. Безгә икенче башкорт теле кирәкми. Бу бер күпердә ике тәкәне бәрелештерү кебек. Кеше милләтен үзе билгеләргә тиеш, татармы ул, башкортмы, чуашмы. Бу аларның хокукы. Башкорт әдәби теле бар. Шул җиткән. Икенче башкорт теле башкорт телен җимерүгә китерәчәк. Һәркем үз милләтен үзе билгеләргә тиеш, без бүлешергә тиеш түгел. Ислам милләткә бүлешүне хупламый. Мөселман һәм мөселман түгел – шул җитте.

Башкортлар, татарлар, мишәрләр – алар барысы да 50гә 50 кушылып беткән. Инәсе башкорт – атасы татар, атасы башкорт – инәсе татар. Мин татар классикларының күбесенең әсәрләрен укып чыктым. Миңа тел проблема түгел. Дөнья башкортлары корылтае үз эшен эшләми, икенче башкорт телен уйлап чыгарып каршылыклар тудыра, "Башкорт" оешмасын экстремист дип гамәлдән чыгардылар. Инде Дөнья татар иҗтимагый үзәген бетерәләр. Безнең Уфадагы Татар иҗтимагый үзәге белән каршылыклар булды, ләкин без бервакытта да ТИҮне ябыгыз, экстремист дип атагыз дип чыкканыбыз булмады. Татар иҗтимагый үзәген экстремист дип мәхкәмәгә бирү – ул башкортка да кизәнү булып тора", диде Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Оешма төзүчеләр сүзләренчә, якын көннәрдә "Башкортстан патриотлары" интернетта үзенең битен ачып, кабул ителгән документларын чыгарачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG