Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәгенең гадәттән тыш корылтае җыелды


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайны онлайн карау мөмкинлеге дә бар.

13 февральдә, Казанның "Сәфәр" кунакханәсенең конференцияләр залында Бөтентатар Татар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) гадәттән тыш корылтае уза. Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистлыкта гаепләп ябарга теләве мәсьәләсе корылтайның көн тәртибенә куелды.

Бирегә Казан, Чаллы, Мәскәү шәһәрләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Алтай, хәтта Украинадан ук килгәннәр. Катнашучы буларак барысы 142 кеше теркәлгән, әмма килүчеләр күбрәк иде. Чара Татарстан гимны, татар дәүләтчелеге өчен көрәштә һәлак булган шәһитләрне искә алып дога кылудан башланды.

Корылтайны онлайн карау һәм онлайн катнашу мөмкинлеге дә тудырылды. Чаллыдан Фәүзия Бәйрәмова, Зиннур Әһлиуллин, Мәскәүдән Гаяр Искәндәр онлайн чыгыш ясадылар.

Күп чыгышлар урысча сөйләнде, катнашучылар моны Фәүзия Бәйрәмовага карата күптән түгел чыгарылган мәхкәмә карары белән аңлатты. Тәрҗемәне хаталы ясап, корылтайда чыгыш ясаучыларны да хөкем итәргә мөмкиннәр, дип белдерделәр.

Програмга күрә корылтай бүген кичке 4кә кадәр дәвам итәчәк. Корылтайның азагында Уставка үзгәрешләр кертү, резолюция кабул итү каралган.

  • 15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
  • 22 гыйнвар оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
  • 24 гыйнвар ТИҮ килеп туган вазгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.
  • Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик дип тануны сорап язган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG