Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Төркия миссиясе: кырымтатарларның “үз җирләрендә ирекле яшәргә” омтылышларын хуплыйбыз


Төркия, Украина һәм кырымтатар әләмнәре
Төркия, Украина һәм кырымтатар әләмнәре

Төркиянең БМОдагы миссиясе Русиянең Кырымны аннексияләвен танымавын һәм кырымтатар халкына теләктәш булуын белдерде. Бу турыда БМОда Төркия миссиясе үзенең Twitter-дагы аккаунтында язып чыкты.

"Кырымны канунсыз аннексияләүне танымау безнең өчен принципиаль. Без кырымтатарларның үз җирләрендә ирекле һәм имин яшәүгә нигезле омтылышына теләктәшлек күрсәтүне дәвам итәчәкбез" диелә миссиянең хәбәрендә.

Белдерүдә шулай ук Төркия "Украинаның халыкара танылган чикләре кысаларында аның суверенитетын, бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген хуплый, бу бөтен төбәктә тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык булсын өчен мөһим" диелә.

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясында 23 февральдә Украинаның вакытлыча басып алынган биләмәләрендә килеп туган вәзгыять турында фикер алышулар узды, шул исәптән Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым ярымутравы мәсьәләсе дә каралды.

БМОда Украинаның даими вәкиле Сергей Кислица Русия хакимияте аннексияләнгән Кырымда украиннарның һәм ярымутрауның төп халкы булган кырымтатарларның милли үзенчәлекләрен бетерергә омтыла дип белдерде.

Үз чиратында Русиянең БМОдагы даими вәкиленең беренче урынбасары Дмитрий Полянский әлеге дебатларны "уңайсыз бер эпизод" дип атады һәм Украина Кырым ярымутравында яшәүчеләрне "кайтара алмас" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG