Accessibility links

Хисап пулаты: быел Илкүләм байлык фонды тулыландырылмаячак


2020 елда нефть һәм газдан көтелгән хәтле керем алынмаганга күрә, Илкүләм байлык фондына (ФНБ) акча өстәлмәячәк.

Русия Хисап пулаты 2020 елда Илкүләм байлык фонды чыгымнары белән танышканнан соң, 2021 елда фонд тулыланмаячак дигән нәтиҗә ясаган. Бу 2020 елда нефть һәм газ керемнәре алынмый калу сәбәпле шулай булачак диелә. Белгечләр нефть-газ сатудан кергән өстәмә акчалар фондны тулыландыруга 2022 елда гына юнәлтелә башлаячак дип белдерә.

"Фонд өстәмә нефть-газ керемнәре хисабына тулылана иде. Ләкин өстәмә керемнәр урынына нефть-газ керемнәре киресенчә, алынмый калды. Шул ук вакытта чит ил валютасында узган елның беренче чирегендә алынган керемнәр 2020 елда тулысынча файдаланылды" дип аңлаткан Хисап пулаты аудиторы Алексей Саватюгин.

2024 елга кадәр Илкүләм байлык фонды акчалары белән идарә итүдән алынган керем фондның үзенә түгел, федераль бюджетка кереп барачак. "Шулай итеп, 2021 елда фондны тулыландырырга чыганаклар башка юк, ә 2021 елда нефть-газ сатудан кергән өстәмә акчалар фондка 2022 елда гына җибәрелә ала" дигән Хисап пулаты вәкилләре.

Хисап пулаты мәгълүмтына караганда, 2020 елның 1 декабренә байлык фондында 13,457 трлн сум акча тупланган. Шуның 65,3 проценты Русия Банкы хисапларында урнаштырылган диелә.

Илкүләм байлык фонды федераль бюджетның нефть-газ керемнәре һәм үз акчалары белән идарә итүдән кергән керемнәр хисабына туплана. Андагы акча күләме тулаем эчке җитештерү (ВВП) күләменең җиде процентыннан артып китсә, аларның бер өлешен тотарга ярый. 2021 елның 1 гыйнварына фонд күләме 13,545 трлн сумга җиткән, бу ВВПның 11,7 процентын тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG