Кыргызстан парламенты илнең конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен референдум уздыру турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта хуплады. Референдум 11 апрельдә узачак. Конституциянең яңа вариантында президент хакимияте сизелерлек көчәйтелә, шул исәптән аңа икенче мөддәткә сайлану мөмкинлеге дә бирелә.
Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, Кыргызстан күбрәк президент идарәсендәге илгә әйләнәчәк. Төзәтмәләр арасында яңа дәүләт оешмасы – Халык корылтае булдыру да күздә тотыла. Ул "иң югары киңәш-табыш, консультацияләү, координацияләү оешмасы" булачак диелә. Корылтайны президент чакыра алачак. Шулай ук аерым Конституция мәхкәмәсе булдырырга һәм парламент әгъзалары санын кыскартырга да тәкъдим ителә.
Кыргызстанда аерым сәясәтчеләр һәм юристлар проект кабул итү кагыйдәләре бозылуын әйтә. Референдумның тулы тексты әлегә җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган. Human Rights Watch халыкара оешмасы да әлеге төзәтмәләрне кире алырга чакырган иде.
Шуңа карамастан, бу канунны яклап парламентның 94 әгъзасы тавыш биргән, алтысы гына каршы чыккан. Бу утырышта депутатлар төзәтмәләр турында фикер алышмаган, бары алар өчен тавыш биргән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!