Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор: апрель уртасына кадәр Татарстанда чикләүләр алынмаячак


Рәсмиләр республикада гриппның В штаммы таралу куркынычы бар дип белдерә.

Татарстанда март ахыры һәм апрельнең уртасына кадәр чикләүләр йомшартылмаячак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, республикада гриппның В штаммы таралу куркынычы бар.

"Без март ахырына кадәр, бәлки, апрель уртасына кадәр чикләүләрне киметмәячәкбез. Кискен респиратор авыруларының эпидемиологик сезоны әле тәмамланмады. Профилактик чаралар дәвам итә. Ковидка каршы таләпләрне бозучы объектлар саны кимеми. Вакцина ясатучылар саны да чикләүләрне алырга мөмкинлек бирми. Безгә җитәрлек иммунитет булдыру кирәк", диде ул.

Моннан тыш, профилактик чараларны бозучы оешмалар саны арткан. Узган ел Роспотребнадзор тикшергән объектларның 5,4 проценты чикләүләрне бозган булса, быел аларның саны 5,9 процентка җиткән.

Коронавирусның өченче дулкынын көтәргәме дигән сорауга рәсмиләр җавап бирүдән баш тартты.

"Безгә чикләү чараларын сакларга, профилактик чараларны үтәргә, халыкта күмәк иммунитет булдырырга кирәк. Йогышлы чир белән шул вакытта гына идарә итеп булачак. Бүген 100 процентка фараз ясый алмыйбыз. Әлегә бездә вазгыять тотрыклы, авыручылар кимеми дә, артмый да", диде Авдонина.

24 февральдән бирле Татарстанда коронавирус таралу очраклары артмый. Рәсмиләр көненә уртача 50 кеше йоктыра дип белдерә. Шул ук вакытта көненә 3-4 кеше үлеме турында да хәбәр ителә.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны тагын 48 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 18 927 очрак теркәлгән. Барлыгы 15 712 кеше савыккан. Үлүчеләр саны 392 кешегә җиткән. 19 мартка республикада барлыгы 110 160 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 68 меңе икенче доза алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG