Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зифа Кадыйрова "Нур" сәхнәсен яулый


Тамашадан күренеш

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Зифа Кадыйрованың "Көтеп узган гомер" повесте буенча "Фатыйма" драмасының премьерасын әзерләде. Аны сәхнәгә "Нур" театрына узган ел билгеләнгән режиссер Азат Җиһаншин куйды. Повесть буенча инсценировканы "Нур" театрының әдәби бүлек җитәкчесе Гөлнур Усманова язган. 25 март спектакль журналистларга күрсәтелде. Анда Зифа Кадыйрова катнашмады. Тамашадан соң журналистларның Азат Җиһаншин, Гөлнур Усманова һәм тамашада уйнаган артистлар белән очрашуы узды.

Әлеге драмада 50нче еллардагы авыл турында сүз бара. Ишле гаиләдә авыр шартларда яшәүче Фатыйма ферма өендә яши. Колхозга ярдәмгә килгән бер хәрби – Михман белән мәхәббәт уты кабына, аннан авырга уза. "Уйнашчы" исемен күтәрмәс өчен баласы тугач аны баласыз бер гаиләнең ишек төбенә ташлап китә. Үзе әниләре үлгән бер гаиләдәге ятим балаларны карап үстерә. Михман биш елдан кабат аның янында бер тапкыр булып китә, аннан Фатыйма Мәхмүт исемле даун авырулы бала таба. Фатыйма мәхәббәтенә тугры калып ялгыз гомер кичерә. Михман туган ягына киткәннән соң башка әйләнеп килми.

Спектакль шактый тетрәндергеч булды. Тамаша вакытында залда күз яшьләрен тыя алмаучылар да бар иде.

Азат Җиһаншин чыгышын бу әсәргә ничек алынуын сөйләүдән башлады.

Азат Җиһаншин
Азат Җиһаншин

— Мин бу әсәргә очраклы юлыктым. Бер тамашадан соң гримеркада Фидан Гафаров белән очрашып сәнгать, театр турында фикер алышкан идек. Ул Зифа Кадыйрова турында сөйләде. Фидан абый миңа шушы повестка игътибар итүемне сорап китап бирде. Зифа Кадыйрова минем өчен яңа язучы, аны укыганым булмады. Азак аның халык арасында популяр булуы, китапларын чират торып укулары турында ишеттем. Мин Фидан абыйга хөрмәт белән карыйм, шуңа аның тәкъдимен кабул иттем. Җыелышып укый башлагагач, Фатыйма өлешенә алынырга булдык. Әлбәттә, повестьны уку бер, аның эчтәлеген берничә сәгать вакытка сыйдыру икенче мәсьәлә.

Китапта бик куркыныч вакыйгалар сурәтләнгән. Ләкин аларның барысын да кертеп булмады, чөнки театр ул иң башта эстетика. Бу китап буенча бик яхшы кино төшереп булыр иде.

Бу минем инсцинировка буенча беренче спектакль куюым, – диде Азат Җиһаншин.

"Фатыйма" повесте Зифа Кадыйрованың иң күләмле әсәрләренең берсе. Әлеге драмада төп урында Фатыйма образы, әсәрдә исә аның кызы Раушаниягә дә күп урын бирелгән. Азат Җиһаншин Раушания турында да тамаша әзерләнәчәген белдерде:

Фатыйма әнисе белән
Фатыйма әнисе белән

— Повестның калган зур өлеше Раушания турында. Әгәр халык теләген белдерсә, Раушания язмышы белән кызыксынса, дәвамы да булачак. Театр сезнең өчен яши. Без сезнең теләкләрне үтәргә әзер", диде Азат Җиһаншин.

Әсәрнең төп мәгънәсе һәм үз алдына куйган максаты турында режиссер шулай диде:

— Кеше сайлау алдында тора. Кеше булып калыргамы, түбән тәгәрәргәме? Драмадагы төп идея – кешелек сыйфатларын югалтмау.

Бу спектакль хатын-кызга мәдхия уку. Фатыйма башына төшкән авырлыкларны ир-атлар күтәрә алмас иде. Фатыйма шундый шартларда да матурлыкка омтыла. Мин бу спектакльне барлык хатын-кызларыбызга багышладым.

Азат Җиһаншин Азатлык хәбәрчесенең дә берничә соравына җавап бирде.

— Спектакльдә бик күп артистлар уйный. Алар белән тамашаларга йөрү авыр булмасмы?

— Ул турыда уйламадык. Казанда Галиәсгар Камал театры кабул итсә, алып барырга була, Мәскәүгә алып бару кыенрак. Авыл сәхнәсенә сыеп булмаячак. Барысын да алып барып булмаса, спектакль зыян күрә. Шулай да үзгәрешләр булыр.

— Зифа Кадыйрова бик укымлы язучы булып санала. Китаплары бик зур тиражлар белән чыга. Бу спектакль "кассовый" булыр дип уйлыйсызмы?

— Спектакльне әзерләгәндә ул хакта уйламыйсың. Халыкка ошасын дип тырышасың. Халык сораса, мультфильм да куя алабыз. Мин комедия яратам. Ул кассовый. Күп кенә театрлар шуның белән акча эшли. Мин касса турында уйламадым.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

— Фатыйма уйнашчы исемен күтәрмәс, халык үзеннән көлмәсен өчен баласын ташлый. Чөнки бу ул чактагы җәмгыятькә хас күренеш була. Якубның балаларын карый, аның кул күтәрүенә каршы көрәшә. Әсәрдә феминизм проблемнары да сизелә.

— Бардыр. Һәр заманның, һәркемнең үз дөреслеге. Хатын-кыз ул ана, кешелекне тудыручы. Без әбиләребезнең язмышын беләбез. Сугыш чорындагы хатын-кыз язмышын беләбез. Бу да сугыш, яшәү өчен сугыш. Мин бу тамаша аша барлык ирләребез исеменнән хатын-кызларга рәхмәт әйтергә булдым. Аларга булулары, безне дөньяга китерүләре өчен зур рәхмәт!

Инсценировка авторы Гөлнур Усманова:

— Бу булган вакыйгаларга нигезләнгән, уйлап чыгарылмаган. Фатыйма көндез һавадан йолдыз чүпләп йөри. Рухи яктан көчле булса да, эчке яктан оешып җитмәгән, гаиләдә тәрбия алып җитмәгән кебек. Фатыйманың сынауларга дучар булуын спектакльдә биреп бетереп булмады инде. Ярты вакыйга төшеп калды. Китапны укымаган кеше өчен спектакльдән сораулар туачак, күп нәрсәне аңламаячак. Китапны укыган кешенең спектакльне карау теләге, спектакльне караган кешенең китапны уку теләге туар дип уйлыйм.

— Тамашада ничә артист уйный?

— Төп рольләрдә – 10, күмәк рольләрдә – 16, тагын 4 бала уйный. Бер балет артистын да чакырдык. Масштаблы драма әсәре кирәк иде. Тамашаны көндәлек гастрольләр өчен әзерләмәдек.

Тамашадан соң сөйләшү вакыты
Тамашадан соң сөйләшү вакыты

— Бу драма белән тамашачыга нәрсә әйтергә теләдегез?

— Бәхет нәрсәдә ул? Ул вакытта хатын-кыз бәхете нинди булган? Әле нинди? Бүгенге хатын-кыз ничек? Тормыш бер генә тапкыр бирелә. Аны корбан итәргә ярыймы икән? Ходай безне ни өчен сынауларга дучар итә?

Нәтиҗәдә нинди генә сынаулар узсаң да, юлың – бәхетнең иң югары ноктасы. Бу Ходайга юл дип әйтер идем. Ходайга ышанырга кирәк.

Азатлык Зифа Кадыйрова белән дә бәйләнешкә керде.

— Авылга ярдәмгә гадәттә бер айга киләләр. Шул вакыт эчендә мәхәббәт тууы табигый, ә саф, инсафлы авыл кызының балага узуы сирәк хәл. Мөселман авылында, әхлак, инсафлык дигән төшенчәләр һәрвакыт булган. Бу типик күренеш түгел бит.

Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова

— Мин Фатыйманы бәхетсез итмәдем, аны тормыш шулай иткән. Ни өчен Фатыйма Михман кайткач баласын алып аның белән китмәде? Мәхәббәттән өстен нәрсә бар? Мәхәббәттән өстен вөҗдан газабы бар. Ул аналары үлгән Якуб балаларын ташлап китә алмый. Фатыйма үз гомерендә бер генә кешене ярата, килгән бер солдат белән очрашмый. Ул замана тудырган герой. Булган хәл. Бөгелмәгә баргач анда да шундый хәл булуын сөйләделәр.

— Бу драманың дәвамы да көтелә икән.

— Әйе, "Раушания" да сәхнәләштерелер кебек. Әсәрдә төп урында Фатыйманың кызы Раушания иде. Аның алдына тормыш зур сынаулар куя. Ире ташлый, яман чир белән авырый.

Мин онкология белән хастаханәдә ятканда минем өчен төп сорау – ничек итеп якыннарымны интектерми китеп бару иде. Үземнән соң нәрсә калдырам? Балаларыма нинди тәрбия калдырам? Иремне кемгә калдырам? Бу сораулар үзәгемә үтте. Бу Раушания образына да керде. Мин ничек аңладым, шулай яздым. Мин әллә нинди язучы түгел, ничек тоям, шулай язам.

— Соңгы чордагы эшчәнлегегез белән дә таныштырсагыз иде.

Фатыйма һәм Михман
Фатыйма һәм Михман

— Алты китап яздым, шулардан биш спектакль куелды. "Яраларың белән яратырмын" дигән алтынчы китабым узган ел чыкты. Өч ай эчендә 10 мең тираж сатылып беткәч өстәмә чыгардым.

Минем бер спектакльне куя башлагач, Казан тәнкыйтьчеләре Зифа Кадыйрова дәрәҗәсенә төшмәгез дип әйкән. Зифа язганны аяк белән дә язам диючеләр дә булды.

Буа театрында Мәскәү тәнкыйтьчеләре минем спектакль барышында халыкның реакциясенә шаккатып утырдылар. Халык аһ итә ух итә, көлә, елый, зал спектакльне шулай бик тәэсирләнеп кабул итә. Мәскәүлеләр спектакль караудан бигрәк, халыкның эмоциясен карап утырды. Бу аларны бик аптыратты.

— Кемнәрдер инсценировка язганчы турыдан-туры үзегез драма әсәре язып карарга уйламыйсызмы?

— Язарга теләгем бар Ләкин кызык, көлкеле сюжетлар табу авыр. Минем тамашачыны гел генә елатасым килми. Ул күз яшьләре аша көлү булырга тиеш. Кызыклы сюжет тапсам, һичшиксез, язып караячакмын.

— Спектакльләрегезнең матди ягы кызыксындыра.

— Матди ягын бик тойганым юк. Менә Буа театрыннан "Бәхеткә юл кайда?" спектакле өчен 1850 сум гонорар килде. Әле Уфада театр белән килешү төзетергә җыеналар. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде.

"Көтеп узган гомер" повесте буенча "Фатыйма" драмасының премьерасы 26, 27, 28 март узачак. Зифа Кадыйрованың тамашачылар белән очрашуы 27 март көтелә. Премьерага билетлар сатылып беткән. Пандемия сәбәпле залны яртылаш тутыру турындагы чикләүләр бетерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG