Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия эчендә очыш бәяләре 120 процентка кадәр арткан


Мәскәүдә Внуково һава аланында.
Мәскәүдә Внуково һава аланында.

Бәяләр иң нык күтәрелгән юнәлешләр – Мәскәүдән Чаллыга, Томскига һәм Түбән Камага.

2021 елның апрель-июнь айларына Русиянең кайбер шәһәрләре арасындагы очышлар 2019 ел белән чагыштырганда 15-120 процентка кыйбатланган. Моны "Известия" билет сатучы ресурслардагы бәяләрне чагыштырып карап ачыклаган.

Бәяләр иң нык күтәрелгән шәһәрләр арасына Чаллы һәм Томски кергән. Мисал өчен, Мәскәүдән Чаллыга билетлар 121 процентка арткан, Томскига – 91 процентка. Чабаксар, Дондагы Ростовка, Минераль Сулар, Ханты-Мансийски, Ульян, Краснодар, Якутски, Сыктывкар шәһәрләренә Мәскәүдән очу 30-46 процентка кыйммәтләнгән.

Экспертлар бәяләр кыйммәтләнүен һава ширкәтләренең чыгымнары үсүе, керемнең аз булуы һәм аларның пандемияле 2020 елда зур күләмдә зыян күрүләре белән аңлата.

Русия транспорт министрлыгы билет бәяләре кыйммәтләнүе нинди алым белән ачыкланганын белмибез, шуңа күрә һава ширкәтләренең билет бәясен күтәрүенә ниндидер аңлатма бирә алмыйбыз дигәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG