Русия якын арада алдынгы технологияләр кулланып җитештерүдә сизелерлек адымнар ясамаса, бу өлкәдә гомерлеккә артта калырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән Югары икътисад мәктәбе белгечләре. Алар дөнья илләрен технологияләр өлкәсендә чагыштырып карап, хисап чыгарган.
2002-2018 елларда Русиядән чит илләргә сатылган алдынгы технологияләр дөнья күләменең нибары 0,2−0,5 процентын тәшкил иткән. Ә Русиягә кертелүче югары технологияләр 0,3−1,6 процент чамасы булган. Шул ук вакытта технологияләрне Русия алга киткән илләрдән керткән, ә үзенең тауарын элекке Советлар берлеге илләренә генә сата алган.
Русиядән чит илгә нигездә аэрокосмос җитештерүе, төш технологияләре һәм корал өлкәсендә тауар чыгарыла. Озакка исәпләнгән үсеш өчен болар гына җитми дип белдергән экспертлар.
Югары технологияләр ягыннан дөньяда иң көчле илләр дип Германия, Нидерландлар, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Вьетнам аталган. АКШ дөнья лидеры булу сәбәпле рейтингта катнашмаган. "Лидерлар әйләнәсе" илләре - Британия, Франция, Канада, Австрия, Дания. "Дөнья технология чиген этәрүче" (патентлар ягыннан лидерлар) - Корея, Япония, Швеция, Израиль һәм Финляндия. "Куып җитеп баручы җитештерүчеләр" (үз ихтыяҗлары өчен технологияләрне күп кулланучылар) - Польша, Румыния, Словакия, Таиланд, Филиппиннар, Мексика, Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай.
Иң ахыргы, "соңга калучы җитештерүчеләр" төркеменә 35 ил кертелгән. Шулар арасында Русия дә бар. Моннан тыш, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка республикасы, Австралия, Норвегия, Аргентина, Казакъстан да шушы төркемдә.
Хисап авторлары фикеренчә, хәзерге вакытта Русия ике юл чатында тора: "артта калучылар" төркемендә бөтенләйгә калыргамы, әллә "куып җитеп килүчеләр" төркеменә күчәргәме. Хәзер исә Русия икътисады бәя тудыру глобаль чылбырларында күбрәк чимал һәм ярымфабрикатлар җиткерүче буларак катнаша.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!