Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСИН: Алексей Навальный колониядән хастаханәгә күчерелде


Алексей Навальный

Навальныйга аның үзенең ризалыгы белән витамин ярдәмендә дәвалау билгеләнгән диелә.

Покров шәһәре 2нче колониядә 31 марттан бирле ачлык тотучы оппозиция вәкиле Алексей Навальный хастаханәгә күчерелгән. Бу турыда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Владимир өлкәсе идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Навальный күчереләчәк хастаханә Владимирдагы башка колония – ИК-3 биләмәсендә урнашкан. ФСИН Навальныйның сәламәтлеген кәнәгатьләнерлек дип бәяли. Хәбәрдә Навальныйга аның үзенең ризалыгы белән витамин ярдәмендә дәвалау билгеләнгән диелә.

3нче колонияне медиада "газаплаулар урыны" дип атау булды. Анда утырып чыкканнар әлеге колониягә "яңадан тәрбияләү" һәм җинаятьне танырга мәҗбүр итү өчен күчерәләр дип сөйләде. Алар шулай ук бу колония хастаханәсендә аларга психотроп матдәләр кадаганнарын, аларны газаплауларын, көчләүләрен дә әйтте.
Элегрәк Навальныйның дәвалаучы табиблары аның кан анализлары нәтиҗәләрен чыгарды. Бу анализлар Навальныйның хәле куркыныч чиккә якынлашуын исбатлый диелде. Табиб Анастасия Васильева сүзләренчә, Навальныйның йөрәге кисәк туктау куркынычы бар.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный февральдән бирле Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясендә утыра. Мәхкәмә аны сигез ел элек ачылган "Ив Роше" эше нигезендә өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа кадәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлеге эшне хокук бозып ачылган дип таныган иде.

Колониядә Навальныйның сәламәтлеге кинәт начарайды. Март ахырынан ул ачлык тота, ул тиешле медицина ярдәме ала алмавына һәм шул ук вакытта аның янына аның дәвалаучы табибын кертмәүләренә протест йөзеннән ачлык игълан итте.

Якшәмбе Навальный штабы 21 апрельдә сәясәтчене азат итү өчен акцияләр узачак дип белдерде. Чаралар Русиянең барлык зур шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәү һәм Петербурда узар дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG