Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Тукай мәсәлләре (Басни Габдуллы Тукая)


Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")

26 апреля известному татарскому поэту Габдулле Тукаю исполняется 135 лет. В честь этого мы подготовили несколько интересных басен его авторства. Тексты сокращены и адаптированы, к ним прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике.

Тукай мәсәлләре (басни Тукая)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:00 0:00
йөкләү

Һәркем эштә

Бер көнне Борһанетдин исемле малай мәктәпкә бармаска булды. "Мин бүген укырга бармыйм, кырга уйнарга барам", – диде дә чыгып китте.

Кырда ул бер Атны күрде. Ат янына барды да: "Әйдә, Бахбай, икәү уйныйк, күңел ачыйк", – диде.

Ат: "Юк, җаным, минем уйнарга вакытым юк. Минем сабан сөрәсем бар. Хуҗама хезмәт итәсем бар. Син үзең генә уйна", – дип җавап бирде.

Бала моннан соң Умарта янына барды. Барды да: "Әй, Умарта корты! Әйдә икәү уйныйк, күңел ачыйк", – диде.

Умарта корты да: "Юк шул, минем эшем бар. Җәй тиз үтә. Минем көзгә кадәр төрле чәчәкләрдән бал җыясым бар. Син үзең генә уйна", – диде.

Борһанетдин бер кош янына да барды. Аннан да бергә уйнауны үтенде. Тик кош та малайның үтенечен кабул итмәде. Аның кошчыкларын ашатасы бар икән. Ул көн-төн чебен-черки аулый икән.

Бергә уйнарга иптәш тапмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды. Уйлады-уйлады да тиз генә мәктәпкә йөгерде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
бармаска булды – решил не идти
кыргав поле
күңел ачыйк – дава веселиться
сабан сөрәсем – пахать
хезмәт итәсем – служить
бал җыясым – мёд собирать
бергә уйнауны үтенде – попросил поиграть вместе
үтенечен кабыл итмәде – не приняла просьбу
уйга чумды(фразеолог.) задумался

Яхшылыкка яхшылык

Күгәрчен бер Кырмысканың суда бата башлаганын күрде. Ул ике дә уйламады, томшыгына яфрак капты да суга ташланды. Кырмыска яфрак өстенә менде. Дулкын яфракны ярга чыгарды. Кырмыска шулай үлемнән котылды.

Бервакыт бер Аучы Күгәрченне ауларга әзерләнде. Кырмыска кошның яхшылыгын хәтерли иде. Коткаручысына ярдәм итәргә теләде һәм Аучының итегенә керде.

Аучы Күгәрченгә атарга теләгәндә, Кырмыска Аучының ботыннан тешләде. Ул шул кадәр каты тешләде, Аучы хәтта кулыннан мылтыгын төшерде. Ә Күгәрчен исән калды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
ике дә уйламады(фразеолог.) и секунды не раздумывал​
яфрак капты – схватил лист
суга ташланды – бросился в воду
ярга чыгарды – вынес на берег
итәгенә керде – вполз в обувь
ботыннан тешләде – укусил ногу
кулыннан мылтыгын төшерде – выронил из рук ружьё

Кеше һәм Арыслан

Көчле булудан акыллы булу яхшырак.

Моңа ышанмаган кеше шушы хикәяне укысын.

Бер Аучы агачлар арасында корбанын көтеп ята иде. Әмма үзе Арыслан тырнагына эләкте. Арыслан аңа: "Менә миңа эләктең! Тикшерик әле, көчең кайда икән? Сез, кешеләр, үзегезне барлык хайваннарга падишаһ дип йөрисез. Менә шуны тикшерергә мөмкинлек туды", – диде.

Бичара Аучының тавышы ишетелде. "Без сездән көчлерәк дип уйламыйбыз без. Кешеләр сездән акыллырак дип саныйбыз. Менә мин хәзер акылым белән шундый эш эшләрмен, сез ул эшне көчегез белән эшли алмассыз", – диде ул. Арыслан аңа ышанмады: "Мактанма! Мин сезнең ул әкиятләрегездән ары дым инде! – диде.

Аучы: "Юк, падишаһым, әкият түгел. Хәзер осталыгымны күрсәтәм. Мин хәзер кача алмыйм. Сүзем ялган булса, шушында ук мине ашарсың", – диде һәм хәйләсен әйтте. "Агач арасында пәрәвезләр бар. Мин алар астыннан акылым белән чыга алам. Ә син менә көчең белән чыгып кара. Үзең күрәсең: пәрәвез таш дивар түгел. Әз генә җилдән дә селкенә".

Арыслан: "Я, башта үзең чыгып кара!" – дигәч, Аучы җиңел генә чыкты.

Аның артыннан Арыслан, атылган ук сыман, пәрәвезгә сикерде дә чорналып калды.

Шулай итеп, акыл көчне җиңде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
корбанын көтеп ята – лежит в ожидании жертвы​
падишаһ дип йөрисез – считаете царём
мөмкинлек туды – появилась возможность
Мактанма! – Не хвастай!
осталыгымны күрсәтәм – покажу мастерство
хәйләсен әйтте – рассказал хитрость
пәрәвезләр – паутины
таш дивар – каменные стены
атылган ук сыман – словно вылетевшая стрела
чорналып калды – запутался

Көзге һәм Маймыл

Маймыл көзгедә үзенең сурәтен күргән. Ул Аюга төртеп болай дигән: "Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, йөзе нинди шыксыз. Әгәр мин шул көзгедәге нәрсәгә әз генә охшасам, хәсрәттән буылып үләр идем.

Дөрес, минем дә кайбер дусларым көзгедәге бу хайванга охшаганнар. Мин аларны бармак белән санап та күрсәтә алам.

Аю моңа болай дип җавап биргән: "И Маймыл иптәш! Син дусларыңны санап мәшәкатьләнгәнче, бер тапкыр үзеңә генә карасаң булмасмы?"

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
көзгедә сурәтен күргән – увидел в зеркале отражение​
кыяфәтсез, ямьсез, шыксыз(син.) невзрачный, некрасивый
хәсрәттән буылып үләр идем – от горя удавился бы
санап мәшәкатьләнгәнче – чем мучиться счётом

Яшь агач

Мужикның урманда балта тотып барганын яшь Агач күрде дә, Мужикка кычкырды:

– И Агай! Зинһар, хәлемә кер һәм янымдагы карт агачларны кис. Мин алар аркасында якты дөньяны күрмим, иркенләп сулый алмыйм. Алар бик тыгыз утыралар. Шуңа тамырларымны рәхәтләнеп җәя алмыйм. Миңа җил дә, кояш нуры да керми. Син мине коткарсаң, мин бер елда урманның иң матур агачы булыр идем.

Мужик Агачны тыңлады. Балтасын алды да якындагы барлык карт агачларны кисте.

Менә яшь Агач хәзер сөенде, аңа дөнья иркенәйде.

Ләкин бу сөенү урынлымы?

Хәзер бичара яшь Агачны кояш яндыра, өстенә бозлы яңгыр ява, ком бураны пычрата, җил җиргә кадәр бөгә иде. Шулай бер көнне давыл килде дә яшь Агачны сындырды.

Бу хәлне күргән бер Елан җирдә яткан Агачка карап:

– И яшь бала! Хәзер кемгә үпкәлисең? Бу бәладә үзең гаепле. Әгәр карт агачларга зарланмасаң, ул агачлар сине җилдән– яңгырдан сакларлар иде. Син ышыкта тыныч кына үсәр идең. Зур Агач булыр идең! – диде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
хәлемә кер – войди в положение
якты дөньяны күрмим – света белого не вижу
иркенләп сулый алмыйм – не могу свободно дышать
тыгыз утыралар – растут густо
тамырларымны рәхәтләнеп җәя алмыйм – не могу вдоволь пустить корни
урынлымы – уместно ли
бозлы яңгыр ява – льёт град
ком бураны пычрата – пачкает песчаная буря
җиргә кадәр бөгә – до земли склоняет
давыл сындырды – буря повалила
Бу бәладә үзең гаепле. – В этом горе само виновато.

*****

Интересные басни, правда? Очень надеемся, что вам понравилось. Также у нас есть следующие произведения Тукая в адаптированном формате:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Тукай мәсәлләре

Тест: Тукай мәсәлләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG