Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда коронавирус кабат күпләп тарала башлады: кешеләр табибка чиратта үлә


Һиндстанның Дәһли шәһәрендәге хастаханә, 23 апрель, 2021 ел.
Һиндстанның Дәһли шәһәрендәге хастаханә, 23 апрель, 2021 ел.

24 апрельдә илдә 350 меңгә якын COVID-19 очрагы ачыкланган.

Һиндстанда коронавирус пандемиясе башланганнан бирле 17 миллионга якын кешедә COVID-19 авыруы теркәлде. 192 меңнән артык кеше үлде. Авыручылар саны белән ил АКШтан соң дөньяда икенче урында.

Һиндстанда 20 апрельдән миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган. 24 апрельдә илдә 350 меңгә якын COVID-19 очрагы ачыкланган. Җомга һәм шимбә көннәрендә үлүчеләр саны көн саен ике ярым меңнән артты. Медиа язуынча, Һиндстан хастаханәләре авыручыларны кабул итеп җитешә алмый. Пациентлар табибка күренү өчен берничә сәгать чиратта тора. Кайбер кешеләр ярдәм ала алмыйча вафат була.

Хастаханәләр катырак авыручыларга урын булдыру өчен, элекке авыруларны дәвалап бетермичә өйләренә чыгарып җибәрергә мәҗбүр. Табиблар ясалма сулыш алу җиһазлары җитмәве турында хәбәр итә.

Илдә вакцина кадату бара. Беренче прививканы ил халкының сигез проценттан артыгы гына алган. Халыкның якынча бер ярым процентына тулысынча вакцина ясалган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG