Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икенче дөнья сугышы ветераннарына Русиядә Җиңү көненә түләүләр Казакъстан һәм Үзбәкстандагыдан кимрәк булган


Моңа кадәр дә элекке совет республикаларының кайберләре Җиңү көненә ветераннарга күбрәк акча бирә иде.

Икенче дөнья сугышы ветераннары Русиядә 9 майга 10 мең сум күләмендә акча алачак дип белдерде Русия Пенсия фонды.

Үзбәкстанда, президент фәрманына караганда, 10 миллион сум түләнәчәк, бу 86 мең сум диярлек. Казакъстан ветераннары тагын да күбрәк алачак: бер миллион тәңкә - 175 мең сум тирәсе.

"Ветераннарга шулкадәр әз түләүне мин финанс министрлыгы җитәкчелегенең үзенчәлекләре белән генә аңлата алам", дигән "Независимая газета"га БДБ илләре Институты мөдире урынбасары Владимир Жарихин. Түрәләрнең бу карарын уң "аңлатып булмаслык саранлык" дип атады.

Znak.com язуынча, түләүләрнең күләме әлеге илләрдә Икенче дөнья сугышы ветераннары саны белән бәйле булырга мөмкин. Русиядә 9 майга бу түләүләрне 33 мең кеше, Үзбәкстанда һәм Казакъстанда - бер мең тирәсе.

Моңа кадәр дә элекке совет республикаларының кайберләре Җиңү көненә ветераннарга күбрәк акча бирә иде. Әйтик, узган елларда Молдавия Русиягә караганда дүрт тапкыр зуррак суммада акча таратты дип искә төшерә "Независимая газета".

2020 елда Җиңүнең 75 еллыгына Икенче дөнья сугышы ветераннарына һәм инвалидларына 75әр мең сум, тыл хезмәтчәннәре һәм концлагерьлар тоткыннарына 50шәр мең сум түләгән иде. Быел да кайбер төбәкләр үз акчаларын өстәячәк.

Икенче дөнья сугышы 76 ел элек диярлек тәмамланды, анда катншкан иң яшь кешеләргә дә хәзер 90 яшь тирәсе.

2008 елда Русиядә "Ветераннар турында" канун кабул ителде, хөкүмәт 2016 елга кадәр 1941-1945 елгы сугышта катнашучыларны торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. Әмма әлеге вәгъдә тулысынча үтәлмәде, ә аның вакытлары ел саен күчерелеп килде. Русиядә социаль ярдәмгә чират торучылар һаман бар, ә ветераннарның кайберләре ташламалардан бөтенләй файдаланмаган.

2021 елның апрель башында Владимир Путин Икенче дөнья сугышы ветераннарын мыскыл итү, СССРны наци Германиясенә тиңләү һәм Нюрнберг трибуналы карарларын кире кагу өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында канун имзалады. Канун бозучыларга биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG