Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бакчачылык ширкәтләрендә вакцина ясату мәсьәләсен карый


Әлегә республикада 267 мең кеше коронавирустан вакцина ясаткан.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә вакцина ясала башларга мөмкин. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин дачаларда, бакчаларда вакцина ясату урыннары оештырырга чакырган иде.

"Без моның форматы, логистикасы турында уйлыйбыз. Сер түгел, дачаларга кешеләр паспортсыз бара. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.

Вакциналаштыруның темпы үзгәрмәде. Май бәйрәмнәренә кадәр булган саннар саклана. Без халыкны үз сәламәтлекләренә караганда дачага өстенлек бирмәскә чакырабыз", диде Жаворонков.

Узган тәүлектә Татарстанда 4100 кеше вакцина ясаткан. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов бу санны 10 меңгә җиткерергә кушкан иде. Хәзер республикада барлыгы 267 меңнән артык кеше вакциналаштырылган. Ни өчен республикада вакцина ясатырга теләүчеләр күп булмавына очрашуда җавап булмады.

Узган атнада Түбән Кама районының иҗтимагый шура җитәкчесе районнарда вакцина ясатуның көндәлек мәгълүматын чыгарып барырга тәкъдим итте. Роспотребнадзор вәкиле моны урынсыз дип белдерде.

"Вакциналаштыруны районнар арасында социаль ярыш итеп куллану дөрес түгел. Бу беренче чиратта кешенең башында булырга тиеш. Пандемиягә нокта куюның бердәнбер юлы бу. Узган ел үзизоляция режимы вакытында бездән барысы да вакцина сорады. Хәзер ясатыр уырнга уйлана, сораулар бирә башлады", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 33 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 20 703 очрак теркәлгән, 471 кешенең гомере өзелгән. Коронавирус йоктыручылар арасында 18 британ штаммы ачыкланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG