Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даниядә русияле галим-химикка шымчылык өчен өч ел төрмә карары чыгарылган


Әлеге кеше Дания технология университеты (DTU) һәм Төньяк Ютландия ширкәтләре турында мәгълүмат җыйган һәм Русия күзләвенә тапшырган диелде.

Даниянең Ольборг шәһәре мәккәмәсе мәгълүмат ачуда гаепләнгән 36 яшьлек русиялегә хөкем карары чыгарды.

Әлеге кеше Дания технология университеты (DTU) һәм Төньяк Ютландия ширкәтләре турында мәгълүмат җыйган һәм Русия күзләвенә тапшырган диде хөкемдар.

Русиялегә өч ел ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Моннан тыш ул депортацияләнәчәк һәм илгә бүтән керә алмаячак. Аның кайчан илдән чыгарып җибәреләчәге хөкем карарында әйтелми.

ТАСС Даниядәге Русия илчелегенә сылтанып хәбәр итүенчә, сүз Алексей Никифиров турында бара. Ул үз гаебен танымый, Дания мәхкәмәсе карарын шикаять итәргә җыена диелә.

Медиа язуынча, Никифиров - галим-химик, Дания технология университетында докторлык дәрәҗәсе яклаган. 2019 елның. маеннан Ольборгта SerEnergy ширкәтендә эшләгән. Әлеге ширкәт метанол нигезендә ягулык элементлары уйлап табу һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG