Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульяновски Роспотребнадзоры коронавирусның Һиндстан штаммы табылды ди, Мәскәү кире кага


Төбәк хөкүмәте Һиндстан штаммы ачыклануга бәйле өстәмә чикләү чаралары күрергә җыенмый.

Ульян дәүләт университетының Һиндстаннан килгән 16 студентында коронавирусның B.1.617 штаммы ачыкланган. Аны Һиндстан штаммы дип атыйлар. Бу хакта Роспотребнадзорның Ульян өлкәсе идарәсенә сылтанып Коммерсантъ яза.

"Студентлар аерым яшәде, алар ульяннар белән аралашырга өлгермәде, аларны китергән машина йөртүчене күзәтәбез. Студентларга 14 көн дәвамында беркая да чыгарга ярамый", дигән Роспотребнадзор вәкиле Диләрә Хәкимова.

Ул вирус обсерватордан чыга алмый ди.

Төбәк хөкүмәте Һиндстан штаммы ачыклануга бәйле өстәмә чикләү чаралары күрергә җыенмый. "Роспотребнадзор булган чаралар җитәрлек" диде губернаторның беренче урынбасары Александр Костомаров.

Шул ук вакытта Роспотребнадзорның баш идарәсе Һиндстаннан килгән студентларда ачыкланган штаммны "һинд штаммына кертеп булмый", дип белдерде.

Һиндстаннан Башкортстанга килгән студентларда да коронавирус ачыклануы турында хәбәр ителгән иде. Алар - Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары. Әлегә аларның нинди штамм йоктырулары әйтелмәде.

  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның B.1.617 штаммын глобаль дәрәҗәсендә борчу тудыра торган тагын бер төре дип атады. Бу исемлеккә вирусның тизрәк йогучы яки авыр нәтиҗәләргә китерүче һәм вакцина, даруларга начаррак бирешүче төрләре керә.
  • Һиндстанда соңгы атналарда коронавирус инфекциясе эпидемиясе белән бәйле вазгыять катлаулана, көн саен анда 400 меңнән артык кешедә вирус ачыклана. Русия Һиндстан белән очышларны туктатмады. Шул ук вакытта коронавирус йоктыручылар арту сылтавы белән Русия-Төркия арасында очышлар туктатылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG