Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халык риваятьләре (Татарские народные легенды)


На этой неделе читаем старинные народные татарские легенды. Это уникальные тексты, которые отражают народную мудрость и традиции. Мы сократили и адаптировали тексты, записали аудио к тексту, подготовили перевод ключевых фраз и тест.

Татар халык риваятьләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:28 0:00
йөкләү

Зөһрә кыз

Борын-борын заманда Зөһрә исемле кыз яшәгән. Ул бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Кызның уңган, кешелекле булуына һәркем шаккаткан икән.

Зөһрәнең бик усал үги анасы булган. Ул Зөһрәне бик яратмаган. Авыр эшләр эшләткән, утын ярдырган, су ташыткан, гел ачуланган. Ә кыз аңа усаллык белән җавап бирми икән. Кыз бик сабыр булган.

Шулай бер көнне үги ана Зөһрәгә иртәдән кичкә кадәр төпсез савытка су тутырырга кушкан.

– Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, өйгә аяк басма, кыйнап үтерермен,– дигән.

Зөһрә бер сүз дә әйтмәгән. Көянтәсе белән чиләкләрен күтәргән дә суга киткән. Көн буе эшләгән бичара кыз. Аяк-куллары арган, авырткан.

Бу бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, урамда тын икән. Яр буенда Зөһрә бер аккан суга, бер күктәге айга карап тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Кызның битеннән кайнар яшьләре җиргә тәгәрәгәннәр. Әмма Зөһрә бәхетсезлегендә беркемне дә гаепләгән. Үги әнисен ачуланмаган.

Озак елаган Зөһрә. Ә күктән аны бер йолдыз күзәтеп торган. Бер вакыт Зөһрәне шул йолдызның нурлары һавага күтәрә башлаганнар. Кыз бик курыккан. Бераздан күзләрен күтәргән, ул ай уртасында утыра икән.

Әгәр сез күзләрегезне айга күтәрсәгез, анда көянтә-чиләк тоткан кызны күрерсез. Ә ай янында гел балкып торган йолдыз Зөһрә йолдыз дип атала.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
эшчән – трудолюбивая
уңган – умелая
кешелекле – человечная
үги анасы – мачеха
утын ярдырган, су ташыткан – заставляла колоть дрова, таскать воду
төпсез савытка су тутырырга кушкан. – велела носить воду в бездонную бочку
аяк басма – ноги не ступай
көянтәсе белән чиләкләрен күтәргән – взяла коромысло с вёдрами
Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя – луна озаряет землю серебристыми светлыми лучами
җылы куены – тёплое объятие
шул йолдызның нурлары – лучи той звезды
һавага күтәрә башлаганнар – начали поднимать в воздух

Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган

Бервакытны Җир, Җил, Су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаганнар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка хат җибәргәннәр.

– Әй бөек патша, – дип язган Җир, – мин күп еллар гел әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга рөхсәт ит, – дигән. Шулай ук җил дə Кояшка: "Мин җирнең бер башыннан икенче башына гел йөреп арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине я йорт түбәләрен куптаруда, я диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итәргә бер генә көн бирче", – дип язган. Су да гел-гел агуыннан зарланган һәм акмаска рөхсәт сораган.

Кояш уйлап-уйлап торган да әйткән:

– Мин моны үзем генә хәл итә алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә болында җир йөзендәге барлык җан ияләрен җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт, дигән.

Жил, барлык җирләрдә искән, бар җан ияләренә хәбәр биргән. Җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә җирне,
Жилне, Суны кызганганнар. Аларга тик торырга рөхсәт биргәннәр. Озынборын исә урыныннан сикереп торган да бызылдый башлаган.

– Жилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мин икешәр көн үлән астыннан чыга алмыйм. Ә чыксам, җил шунда ук әллә кайларга очыртып китә. Туктасын, – дигән.

Аннан табан балыгы кычкырган:

– Суга да туктарга вакыт. Бездгә тыныч ләм кирәк. Анда бик рәхәт, – дигән.

Шунда сүзне карт ярканатка биргәннәр. Аннан да фикер сораганнар.

– Юк, – дигән ярканат, – алар берсе дә туктарга тиеш түгел. Җир туктаса, дөньяда җан ияләре калмас иде. Җирнең бер ягында мәңгелек җәй, бер ягында мәңгелек кыш, бер ягында мәңгелек төн, бер ягында мәңгелек көн булыр иде. Җимешләр бер якта гына пешәр иде.

– Дөрес! – дип кычкырганнар барысы да.

Ярканат дәвам иткән:

– Әгәр Җил исмәсә, корылык булыр. Җил булмаса, болытлар килмәс, яңгыр яумас, – дигән.

– Дөрес! – дип кычкырган хәтта озынборын да.

– Суга да туктарга ярамый, – дигән ярканат. – Туктасаң, тынчырсың, хәтта кибәрсең. Синдә яшәүче барлык җан ияләре үлерләр. Агачлар да. Үләннәр дә корырлар. Кешләр дә су таба алмаслар.

– Дөрес! – дип кычкырганнар нарат белән каен.

Шуннан соң барысы да: "Җир мәңге әйләнергә, Җил мәңге исәргә, Су мәңге агарга тиеш",– дип карар чыгарганнар. Ә Җир, Җил, Су ярканатка бик ачуланганнар.

– Мин синең тамагыңа агулы ук булырмын, – дигән Су.

– Көндез чыксаң, мин сине болгап җиргә бәрермен, – дигән Җил.

– Әгәр көндез чыксаң, мин исне пешереп үтерермен, – дигән Кояш.

Шуннан соң ярканат чык суын гына эчә, җил юкта, төнлә генә чыга, җиргә төшмичә, агачта гына яши, ди.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
зарлана башлаганнар – начали жаловаться
әйләнүемнән туктарга рөхсәт ит – разреши мне перестать вращаться
җирнең бер башыннан икенче башына гел йөреп арыдым – устал ходить с одного края земли до другого
я йорт түбәләрен куптаруда, я диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр – обвиняют то в срывании крыш домов, то в поднятии урагана в море
агуыннан зарланган – жаловался на постоянное течение
үзем генә хәл итә алмыйм – один решить не могу
җир йөзендәге барлык җан ияләрен җыярбыз – соберём все живые существа земли
тик торырга – остановиться
озынборын – комар
бызылдый башлаган – начал жужжать
үлән астыннан чыга алмыйм – не могу вылезти из-под травы
әллә кайларга очыртып китә – невесть куда относит
ләм кирәк – нужен ил
карт ярканатка – старой летающей мыши
мәңгелек җәй – веяное лето
корылык булыр – будет засуха
тынчырсың – застоишься
кибәрсең – высохнешь
карар чыгарганнар – вынесли решение
тамагыңа агулы ук булырмын – буду в твоём горле ядовитой стрелой
чык суын гына эчә – пьёт только росу

Кеше гомере ничек корылган

Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирәсен хәл иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр. Атка кырык яшь куйганнар, ди. Ат: "Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим, – дип әйткән ди.

Адәмгә атның егерме яшен биргәннәр, ул кырык яшь гомерле булган, ди.

Аннан этне китергәннәр, ди, аңа егерме яшь биргәннәр. Эт:

– Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,– дип әйткән, ди.

Адәм тагын этнең ун яшен алган. Хәзер аңа илле яшь булган, ди.

Шуннан маймылны китергәннәр, ди.

– Сиңа егерме яшь, – дигәннәр, ди. Маймыл:

– Минем тормышым авыр, миңа унысы җитәр, – дип әйткән, ди.

Адәмгә тагын ун яшь биргәннәр, ди. Аңа алтмыш яшь булган, ди.

Хәзер песине китергәннәр, ди.

– Сиңа егерме яшь, – дип әйткәннәр, ди.

Песи:

– Миңа унысы да җитәр, мин бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр юк, кеше кулында яшим, – дигән, ди.

Адәмгә тагын ун яшь биргәннәр, ди. Ул хәзер җитмеш яшьле булган, ди. Шул бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди. Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яшәр, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә, дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә. Аның балалары үскән була, ди. Ул балаларын өйрәтә, аларга төрле эш куша. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә, маймылга охшый башлый, ди: күзләре эчкә бата, җилкәсе сызлый, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә, ди: песи һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата. Адәм дә алтмышны үткәч, шуларны ярата башлый, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшькә җитә ала, ди. Адәмнең гомере чыннан да шулай корылган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
киңәшмә корганнар – собрали совет
кеше кулында йөрим – нахожусь под рукой человека
бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр юк – дадут – поем, не дадут – не поем
дөнья көтә – ждёт своего часа
ат камытын тарта – тянет ношу
күзләре эчкә бата – глаза впадают
җилкәсе сызлый – спина болит
биле бөкрәя башлый – поясница перестаёт разгибаться
шулай корылган – так устроена

*****

Интересные легенды, правда? Очень надеемся, что вам понравилось. Также советуем вам почитать:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: татар халык риваятьләре

Тест: татар халык риваятьләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG